tatruen
Баш бит / Яңалыклар / КФУның Татар халык хоры 55 еллык юбилее уңаеннан зур концерт оештыра
КФУның Татар халык хоры 55 еллык юбилее уңаеннан зур концерт оештыра

КФУның Татар халык хоры 55 еллык юбилее уңаеннан зур концерт оештыра

Быел Казан федераль университетының оешуына 55 ел, аның җитәкчесе – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ирнис Рәхимуллинга 80 яшь тулды. Шул уңайдан 23 апрель 15.00 сәгатьтә КФУның актлар залында  «Гомер – бер мизгел» дип исемләнгән юбилей концерты узачак.

«55 ел үзе бер кеше гомере инде ул. Бераз куркыта, әмма мин үҗәт кеше. Юбилей концертында тарихи кадрлардан торган фильм һәм тамашачыларга миннән махсус бүләк тәкъдим ителәчәк. Программада яңа әсәрләрдән инглиз телендә «Oh, I can’t sit down” җыры, рус телендә «Кичке моң» һәм татар телендә «Казах кызы сөйгәнем» җырлары яңгыраячак», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Юбилей кичәсен Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Кыямов алып барачак, кичәне «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы You Tube каналында туры трансляциядән күрсәтәчәк.

«Юбилей концертында үземнең эшкәртүдә татар халык җырларына тезмәләр дә башкарылачак. Моннан тыш, «Хәят» һәм «Былбыл» вокаль төркемнәре солистларының чыгышы көтелә. Максатым – яшьләрдә халык җырларына, татар композиторлары әсәрләренә тирән мәхәббәт уяту. Музыкаль яктан зәвыкларын формалаштыру», – диде Ирнис Рәхимуллин.

Аның әйтүенчә, юбилей концертына төрле елларда Татар халык хорында җырлаган, хәзерге вакытта илнең төрле почмакларында яшәүче студентлар, университет җитәкчелеге, галимнәр, югары уку йорты мөгаллимнәре, зыялылар килүе көтелә.

«Безгә «халык» коллективы исеме 1976 елда бирелде. Без бәхетле, төрле авыр чорлар аша үттек. Шулай да, үзебезнең юл белән барабыз. Дәрәҗәле хорга дәрәҗәле җитәкче кирәк, андыйлар да кими башлады, Казан федераль университеты коллективы — студентлар арасында татар мәдәниятен танытучы бердәнбер милли хор», – дип аңлатты ул.

  • Казан университетының Татар халык хоры – һәвәскәр студентлар хоры коллективы, Казан федераль университетының вокаль иҗат коллективларының берсе, бөтенсоюз, республика, бөтенроссия һәм халыкара фестивальләр, җыр конкурслары һәм бәйгеләре лауреаты һәм дипломанты. Казан университетының хор капелласы белән беррәттән, Казанның иң борынгы студентлар хоры булып санала.
  • Хор 1967 елда Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Ирнис Әхмәдулла улы Рәхимуллин тарафыннан оештырыла. Хор составында студентлар, аспирантлар, университет хезмәткәрләре, укытучылар һәм Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Казанның башка югары уку йортларын тәмамлаучылар бар.
  • Хорда җырлаган танылган шәхесләр: Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин, ТРның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин, драматург Равил Сабыр, шагыйрь Газинур Морат, журналистлар: Исмәгыйль Шәрәфиев, Җәүдәт Дәрзаман, Флюра Низамова, Риман Гыйлемханов, Илгизәр Хәйруллин, Данил Гыйниятов, Илдар Кыямов һ.б.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*