Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Флүрә Шәрипова: Кыйблабызны саклап калыйк
Флүрә Шәрипова: Кыйблабызны саклап калыйк

Флүрә Шәрипова: Кыйблабызны саклап калыйк

50 елга якын гомерен мәдәният өлкәсенә багышлаган, Бөгелмәдәге татар мәдәният йорты җитәкчесе Флүрә Шәрипова, һавасыз яшәп булмаган кебек, милләт тә телсез яши алмый. Милләт ул – телле халык. Шуңа күрә кыйблабызны саклап калырга тиешбез, ди.

“Ничек итеп?” дигән сорауга ул үз тәҗрибәсендә җавап бирә. Яшьләр белән гореф- гадәтләрне, телне саклап кала торган матур чараларны күбрәк оештырырга кирәк. Бөгелмәдә мондый мисаллар шактый. Мәсәлән, быел биредәге халык театры “Идел- йорт” фестивалендә гран-прига лаек булган, 1 миллион сум акчалата бүләк алганнар.

Искәртеп узабыз, бүген Татар халкының үсеш стратегиясе буенча сөйләшүләр Бөгелмәдә дәвам итә.

Флүрә Шәрипова сүзләрен Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев та куәтли. Стратегиядә дә төп игътибар яшьләргә юнәлтелгән, ди ул.

– Яшьләр хәзер үз карашы, үз юнәлеше белән яши. Без, өлкәннәр, яшь буынны гаилә кыйммәтләрен сакларга өйрәтергә тиеш. Чөнки милләт ул – кеше һәм гаилә. Бу эшне без ничек булдыра алабыз? Бу хакта сезнең тәкъдимнәрне көтәбез. Чөнки стратегиянең эскизы- тере организм. Ул әле үзгәреп тора. Уйлагыз, кайткач, халыкка җиткерегез, тәкъдимнәрне язып җибәрегез, дип белдерде Милли Шура рәисе.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*