Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге Мәскәүнең Кунцевск зиратында җирләнгән галим-уйлап табучы, Бөек Ватан сугышында катнашкан Закир Рәмиев – Дәрдемәнднең оныгы Бәшир Рәмиев һәм генерал-лейтенант, Бөек Ватан сугышында катнашкан Якуп Чанышев каберләренә чәчәкләр салды һәм дога кылды.
Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина җитәкчелегендәге делегация Россия кооперация университеты ректоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Әлки районы «Якташлык» җәмгыяте рәисе Алсу Нәбиеваның ярдәме белән Мәскәүдә сәфәрдә булды.
«Сәфәрне Мәскәү Җәмигь мәчетеннән башлап җибәрдек. Россия Федерациясе Диния нәзарәтенең мәдәният департаменты җитәкчесе, тарихчы, этнограф Ренат Абянов тарихи яктан әһәмиятле мәчетнең үткәне һәм бүгенгесе белән таныштырды. Соңыннан Закир Рәмиевнең оныгы Бәшир Рәмиев, Якуп Чанышев каберләренә чәчәкләр, Казаннан алып килгән җирне салдык, догалар кылдык», – дип сөйләде «Татар-информ»га Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе.
Шулай ук сәфәргә Татарстанның Әлки районы Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе директоры, Татарстанның атказанган укытучысы Фәридә Яруллина, Татарстанның атказанган артистлары Гөлдания Хәйруллина, Лилия Муллагалиева, Гөлия Хәмәтгалиева, халыкара конкурслар лауреаты Базарбай Бикчәнтәев тә барган.
«Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге мәктәп укучылары арасында Дәрдемәнд премиясен булдырды. Узган ел бу исемгә Әлки районы Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясенең 10 класс укучысы Камилә Мусина, Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек урта гомуми белем мәктәбенең 9 класс укучысы Әмир Габдрахманов лаек булды. Һәм аларга Мәскәүнең тарихи урыннарына бару буенча сертификат бирелгән иде», – диде Флюра Абдуллина.
Зилә Мөбәрәкшина
Чыганак: https://tatar-inform.tatar