tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Габденнасыйр Курсави мирасын өйрәнү һәм саклау буенча “түгәрәк өстәл” утырышы узды
Габденнасыйр Курсави мирасын өйрәнү һәм саклау буенча “түгәрәк өстәл” утырышы узды

Габденнасыйр Курсави мирасын өйрәнү һәм саклау буенча “түгәрәк өстәл” утырышы узды

Казанда “Габденнасыйр Курсави: мирасын өйрәнү, барлау һәм саклау” темасына “түгәрәк өстәл” утырышы узды. Аны Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә һәм “Безнең мирас” журналы редакциясе оештырды. Әлеге чарада күренекле галимнәр, дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, мәдрәсә шәкертләре катнашты. Мәшһүр дин әһеле, галимнең иҗатын өйрәнеп, барлап, халыкка кайтару буенча башкарылган эшләр һәм киләчәккә планнар хакында сөйләшүгә багышланган очрашуда Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, тарихчы Индус Таһиров, шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев, драматург Данил Салихов, төбәк тарихын өйрәнүче, архив белгече Таһир Габдрахманов, шәригать белгече Габдулла Әдһәмов, яшь тарихчы Ленар Гобәйдуллин, Югары Курса авылында тарихи мәчетне торгызучы танылган хәйрияче Вәдүт хаҗи Вафин чыгыш ясады. Очрашуны “Безнең мирас” журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон алып барды. Мәдәни-агарту чарасын Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән Казан бүлекчәсе җитәкчесе Фәрит хаҗи Мифтахов сәламләде.

Барлык катнашучыларны сәламләп, Ильяс хәзрәт Җиһаншин мәдрәсәдә даими рәвештә татар дин галимнәрен өйрәнүгә багышланган “түгәрәк өстәлләр” оештырылуын, күренекле дин галиме Габденнасыйр Курсавиның исеме күләгәдә калуын, аның хезмәтләрен һәм хезмәт кылган мәчет бинасын торгызуның, мәдрәсә шәкертләре белән галимнең тууына 250 ел тулуга әзерлекне башлап җибәрүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Шулай ук ул олуг галимнең рухи иптәшләренең берсе 10-нчы мәхәлләнең икенче имам-хатыйбы, “Якубия” мәдрәсәсе мөдәррисе Мөхәммәт хәзрәт Мортазин булганын искәртеп китте. Әйтергә кирәк, Габденнасыйр Курсави суфилар борадәрлеге Нәкышбәндийәнең мәшһүр шәехе Ниязколый әт-Төрекмәнинең шәкерте була. Ә Мөхәммәт хәзрәт Мортазин да бу олуг шәехнең шәкерте булган, шулай ук мәхәлләгә әтисе Хәмит хәзрәт урынына билгеләгәндә, шулай ук Курсави кебек мөфтияттә мәҗбүри имтихан бирү тәртибен тәнкыйтьли, шул сәбәпле аз гына мәхәлләсез калмый. Димәк, алар икесе арасында рухи бәйләнеш тә, теләктәшлек тә зур була.

Хәзерге вакытта Арча районы Югары Курса авылында Габденнасыйр Курсави хәзрәтләре имамлык иткән мәчет бинасын төзекләндерү эшләре дәвам итә: түбә, тәрәзәләр алыштырылды, манара, ай куелды, әйләнә-тирәне төзекләндерү эшләре башланды. Бинаны төзекләндерүгә 2022нче елның март аенда керештеләр. Тарихи бинаны төзекләндерү эшләрен 2023нче елның язына төгәлләү көтелә.

Очрашуда күренекле шәхесләрнең иҗатын өйрәнүнең әһәмиятен билгеләп, шагыйрь Ләбиб Лерон Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә белән бергәлектә Габденнасыйр Курсавины өйрәнү эше алып барылуын билгеләп үтте. Ул 2026нчы елда тууына 250 ел тулу билгеләп үтеләчәк Габденнасыйр Курсавиның Ш.Мәрҗани, Р.Фәхретдин кебек галимнәрнең остазы булуын, дин әһеле эшләгән мәчет бинасына быелның декабрендә ай куелуны зур вакыйга буларак бәяләп, Курсави шәхесен тирәнтен өйрәнеп, хезмәтләрен, тикшеренүләрен туплап бер җыентык бастыру фикерләрен җиткерде. Алга таба музей булдыру, биографиясе, иҗаты буенча билгесез фактларны ачыклау, Төркиядә җирләнүен истә тотып, каберен эзләп табу мәсьәләләрен күтәрде. Таһир Габдрахманов Курсавиның нәсел шәҗәрәсен төзү, ә Ленар Гобәйдуллин Югары Курса авылының рухи тормышы һәм Г.Курсавига бәйле шәхесләрнең тормыш юлларын өйрәнү турында сөйләп үтте.

“Түгәрәк өстәл” утырышында катнашучы галимнәр өч төп сорау буенча фикер алышты: Г.Курсавиның язма мирасын һәм кулъязмаларын өйрәнү һәм халыкка җиткерү; Арча районы Югары Курса авылында урнашкан борынгы мәчет бинасын торгызу; Курсавиның истәлегенә багышлап фәнни-гамәли конференция оештыру.

Утырыш нәтиҗәләре буенча, мәгърифәтче Габденнасыйр Курсави һәм башка Курсавиларның фәнни-мәгърифәти эшчәнлеген өйрәнүне дәвам итү, фәнни хезмәтләрен яшь буында популярлаштыру, Югары Курса авылында китапханә-музей булдыру, ачу эшендә мөмкин булганча ярдәм итү, чыганаклар туплау, фәнни өйрәнү эшен дәвам итү, бу хакта фәнни-популяр китап нәшер итү хакында резолюция кабул ителде.

medrese1000-letie.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*