tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Габдулла Тукай әдәби музеенда Фатих Әмирханның 135-еллыгына багышланган «Фатих Әмирхан атналыгы» үткәрелә
Габдулла Тукай әдәби музеенда  Фатих Әмирханның 135-еллыгына багышланган «Фатих Әмирхан атналыгы» үткәрелә

Габдулла Тукай әдәби музеенда Фатих Әмирханның 135-еллыгына багышланган «Фатих Әмирхан атналыгы» үткәрелә

2021 елның 22-29 гыйнварында Габдулла Тукай әдәби музеенда беренче тапкыр татар әдәбияты классигы, язучы, драматург, журналист һәм тәнкыйтьче Фатих Әмирханнның (1886-1926) 135-еллыгына багышланган «Фатих Әмирхан атналыгы» үткәрелә.

Г. Тукай әдәби музеенда еш кына бөек татар шагыйре, аның дусларына һәм фикердәшләренә багышланган чаралар үткәрелә. Тамашачылар күңелендә Камил Мотыйгыйга, Мәхмүт Галәүгә, Сәгыйт Сөнчәләйгә, Галиәсгар Камалга һ. б. багышланган әдәби-музыкаль кичәләр аеруча истә калды.

«Фатих Әмирхан атнасы» вакытында тантаналы программа, лекцияләр һәм башка чаралар узачак.

Язучы талантын яратучыларның «Ф.Әмирхан реликвиясе» дигән лекция вакытында ТР Милли музее фондларында саклана торган мемориаль предметлар җыелмасы белән танышу мөмкинлеге булачак. Музей экспозициясенә килүчеләр Ф.Әмирханның мемориаль әйберләрен – аның күлмәкләрен һәм «Хәят»повесте кулъязмасын карый алачак.

Г. Тукай әдәби музее төркемнәрендә Instagram һәм ВК социаль челтәрләрендә «Безнең Әмирхан» һәм «Фатих Әмирхан һәм Габдулла Тукай» дигән лонгрид видеопроект тәкъдим ителәчәк.

«ХХ гасыр башыннан Сәяхәт» лекциясе китап сөючеләрне, бигрәк тә мәктәп укучыларын һәм студентларны Ф.Әмирханның «Фәтхулла хәзрәт» фантастик повестен яңача укырга чакыра.

Музейга килүчеләр интерактив музей уенында – «Фатыйх Әмирхан-135» квесты элементлары белән экспозиция буенча экскурсияләрдә катнаша ала.   Бу чара кунакларны язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштырачак, аның язмышы һәм  мирасы белән бәйле кызыклы фактларны ачачак, ике талантлы замандаш – Тукай һәм Әмирхан дуслыгының тирәнлеген күрсәтәчәк.

«Фатих Әмирханның Казаны» интерактив лекциясе электрон презентация белән берлектә гидлар-экскурсоводлар, туган якны өйрәнүчеләр һәм татар халкының тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксынучылар өчен кызыклы булачак.

29 гыйнварда 14.00 сәгатьтә «Фатих Әмирхан атнасы»ның йомгаклау чарасы  –  Ф.Әмирханга багышланган «Татар могиканы» әдәби-музыкаль кичәсе узачак. Анда аның талантын яратучылар аның тормышы һәм иҗаты турында беләчәкләр, аның әсәрләреннән өзекләрне ишетәчәкләр, «Печән мәйданы» спектакленнән Г. Тукай белән Ф. Әмирхан дуслыгы күрсәтелгән эпизодны, күрәчәкләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*