tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Узган елда Татарстанның йөз мәчетендә татар теле курслары оештырылган
Узган елда Татарстанның йөз мәчетендә татар теле курслары оештырылган

Узган елда Татарстанның йөз мәчетендә татар теле курслары оештырылган

2020 елда Татарстанның 100 мәчетендә татар теле буенча курслар оештырылган.

«Узган елда 100 мәчеттә татар теле курслары оештырылды. Бүгенге көндә аларда 1 мең 225 шәкерт укый», — диде Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин беренче татар онлайн-мәдрәсәсен тәкъдим итү чарасында. Аның сүзләренчә, татар телен өйрәнү дәресләренә башка милләт вәкилләре дә языла.

«Былтыр Яшел Үзән районында курсларга ике рус апасы язылды. „Безнең күршеләребез татар, аларга хөрмәт йөзеннән безнең дә татарча өйрәнәсебез килә“, — диделәр. Өйрәнделәр, Аллага шөкер», — дип сөйләде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*