tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Габдулла Тукай исемедәге Татар дәүләт филармониясендә шагыйрә Саҗидә Сөләйманованың тууына 95 ел тулуга багышланган кичә узды
Габдулла Тукай исемедәге Татар дәүләт филармониясендә шагыйрә Саҗидә Сөләйманованың тууына 95 ел тулуга багышланган кичә узды

Габдулла Тукай исемедәге Татар дәүләт филармониясендә шагыйрә Саҗидә Сөләйманованың тууына 95 ел тулуга багышланган кичә узды

Күптән түгел – 4 октябрьдә Габдулла Тукай исемедәге Татар дәүләт филармониясендә «Галиҗанәп шагыйрь» циклыннан танылган шагыйрә Саҗидә Сөләйманованың тууына 95 ел тулуга багышланган шигъри әдәби-музыкаль кичә булды.

Яраткан шагыйрәбезнең шигырьләре, халык күңеленә кергән җырлары яңгырады сәхнәдә. Аларны күренекле театр артистлары: Алсу Гайнуллина, Әсхат Хисмәт, Фәннүр Мөхәммәтҗанов, Гөлчәчәк һәм Ирек Хафизовлар, Зөлфия Вәлиева, Резедә Саляхова, танылган җырчылар: Резидә Галимова, Айрат Имашев, Зәринә Хәсәншина, Илгиз Мөхетдинов, Айгөл Хәйри, Алмас Хөсәенов, Айгөл Гардисламова, Рафил Җәләлиев һәм Элмира Гыйлфановалар тамашачыга җиткерделәр.

Кичәнең режиссеры – Илдар Хәйруллин, сценарий авторы – Илсөяр Ихсанова булды.
Шигъри спектакль рәвешендә барган әлеге матур һәм затлы кичәне тамашачы бик җылы алкышлады.

Габдулла Тукай исемедәге Татар дәүләт филармониясе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*