tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 15 октябрьдән Бөтенроссия халык санын алу кысаларында сораштыру узарга мөмкин
15 октябрьдән Бөтенроссия халык санын алу кысаларында сораштыру узарга мөмкин

15 октябрьдән Бөтенроссия халык санын алу кысаларында сораштыру узарга мөмкин

15 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында (www.gosuslugi.ru) “Халык санын алуда катнашу” хезмәтеннән файдалану мөмкинлеге ачыла.

Порталда учет язуына ия булучыларга электрон рәвештә халык санын алуда катнашу мөмкинлеге тудырыла, дигән сүз бу. Аларның шәхси кабинетына халык санын алуда катнашуларын раслаган уникаль код киләчәк.

• Электрон рәвештәге җанисәп битләрен үзегез өчен, шулай ук сезнең белән бергә яшәүчеләр өчен теләсә кайсы уңайлы вакытта тутырырга була.

• Чынбарлыкта даими яшәү адресын (теркәлү адресына туры килмәскә мөмкин), шулай ук үзегез белән бергә яшәүчеләрнең санын күрсәтергә кирәк булачак.

• Электрон рәвештәге җанисәп алу битендә алдан ук Дәүләт хезмәтләре порталының учет язуыннан алынган мәгълүматлар: җенесегез, туу датасы, туу урыны, гражданлылыгыз, торак шартлары турында язып куелган булырга мөмкин. Кирәк булганда, җанисәп алу битен тутырганда, аларны үзгәртергә мөмкин.

• Электрон рәвештәге җанисәп алу битләрендә сорауларга җавап бирүне җиңеләйтү өчен җентекле мәгълүматлар һәм җаваплар вариантлары булачак.

• Битне тутырганда аңлашылмаучанлык килеп чыккан очракта, Дәүләт хезмәтләре порталының техник ярдәменә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Соравыгызга җавап шәхси кабинетыгызга киләчәк.

• Үзегезгә һәм сезнең белән бергә яшәүчеләргә җанисәп алу битләрен тутыргач, тиешле төймәгә басып, аларны “Росстат”ка җибәрергә кирәк. “Росстат” җанисәп алу битләрен тикшергәч, җанисәп алу битләрен тутыручыларның һәммәсенә уникаль кодлар һәм QR-код җибәрәчәк.

• Бу кодларны 2021 елның 18 октябреннән 14 ноябрьгә кадәр өегезгә килгән җанисәп алучыларга күрсәтергә яки теләсә кайсы стационар җанисәп алу участогына барып күрсәтергә кирәк.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*