tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Диния Нәзарәтенә танылган ислам галиме Сәид Фуда килде
Диния Нәзарәтенә танылган ислам галиме Сәид Фуда килде

Диния Нәзарәтенә танылган ислам галиме Сәид Фуда килде

Бүген, сафәр аеның 29-нчы көнендә (6нчы октябрьдә), Нәзарәттә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин дөньякүләм танылган мөселман галиме, гакыйдә, кәлам гыйлеме, мантыйк һәм фикъһе ысулы буенча хәзерге заманның иң зур белгечләрнең берсе шәех Сәид Фуда белән очрашты.

Шәех Татарстанга Болгар ислам академиясендә гакыйдә буенча лекцияләр уку өчен килде һәм беррәттән Камил хәзрәт белән күрешү өчен Диния Нәзарәтенә дә кереп чыкты. Мөфти һәм шәех берничә ел танышлар һәм даими элемтәдә торалар.

Камил хәзрәт шәехны Татарстандагы дини вәзгыять, мәчетләр саны, мөфтиятнең эшчәнлеге һәм юнәлешләре, “Хозур” нәшриятында басылып чыккан китаплар белән таныштырды, истәлеккә Мәрҗанинең 6 томлык әсәрләр җыентыгын бүләк итте. Татарстан мөфтие шулай ук мөселманнар тормышында якынлашып килүче олугъ вакыйга – Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан Коръннең яңа Казан басмасы әзерләнүе, аның үзенчәлекләре хакында сөйләп үтте, шулай ук “Хозур” нәшриятында гамәлгзә ашырылучы “Даруль-ифта” электрон китапханәсе белән таныштырды.

Шәех ислам динен үстерү юнәлешендә Татарстан мөфтияте тарафыннан зур эшләр башкарылуын билгеләп үтеп, хәзрәткә рәхмәтен белдерде: “Кая гына барсам да, сезнең олуг хезмәтләрегезне искә алалар, мактыйлар, ислам дине үсешенә зур өлеш кертәсез”, – диде ул.

Очрашудан соң мөфти кунакка “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен дә күрсәтте. Саид Фуда хәзрәтләре “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең төзелү тарихы, эшчәнлеге, юнәлешләре, нинди фәннәр укытылуы белән кызыксынды. Ул мәдрәсәдә гарәп теле укыту дәрәҗәсенә һәм уку әсбапларына югары бәя бирде. Гарәп остазларының укытуын күреп, тәгъбир, кыйраәт, тәфсир фәннәрендә булып, борынгыдан килгән укыту методикасы саклануына сөенүен белдерде. Укучыларга ислам фәнәрен үзләштерүдә уңышлар, яшь вакытта дәресләрне яхлап өйрәнергә кирәк дип нәсыйхәтләрен җиткерде, татар галимнәренең мирасын сакларга һәм дәвам иттерергә дип нәсыйхәт кылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*