tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гөлсимә Байтирәкова: “Авыл бер зур учак кебек иде”
Гөлсимә Байтирәкова: “Авыл бер зур учак кебек иде”

Гөлсимә Байтирәкова: “Авыл бер зур учак кебек иде”

Бүген  XVI «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумының пленар утырышы узды. Биредә Йолдыз авылы мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары, Шадрин муниципаль округы депутаты, авылның координацион совет вәкиле Гөлсимә Байтирәкова чыгыш ясады.

«Янгын шулкадәр көчле булды. Сүндерер өчен берни эшли алмадык. Авылдан ераграк китеп, туган авылыбызга карап тордык. Авыл бер зур учак кебек иде. Нәрсәдер калгандыр дигән өметебез юк иде. Авылга кайткач, мәктәп, мәчет, кибетләр, клуб һәм бер урам калганын күрдек. Тарих буенча шул урамнан авылыбыз төзелеше башланган. Бу Аллаһы Тәгаләнең безгә үз тамырларыгызны онытмагыз дигән кебек булды», – диде Гөлсимә Байтирәкова.

Гөлсимә Байтирәкова авылга Бөтендөнья татарларының Йолдыз авылына күрсәткән ярдәме турында сөйләде. Укытучы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевка һәм йортлар төзегән барлык кешеләргә рәхмәт белдерде.

Шулай ук пленар утырышта Йолдыз авылы укучылары чыгыш ясады. Алар Татарстанда “Бүләк” лагерендә ял иткәннәре өчен, велосипедлар, мәктәп формалары өчен рәхмәт җиткеделәр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*