tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гөмбәз айлы булды
Гөмбәз айлы булды

Гөмбәз айлы булды

Төмән шәһәренең Лесобаза районындагы салынып торучы Аллаһы йорты – яңа мәчет ураза көннәрендә игътибарсыз калмады, үзгәрешләр кабатланып тора, алга омтылу, ачыктан ачык күзгә чагыла.

2024 елга хәтле мәчет манарасына алтын кебек ялтырап торган ай урнаштырылган иде. Ә менә 17 март көнне мәчетнең гөмбәзе (куполы) өстендә икенче карап туймаслык бизәкле ай барлыкка килде һәм тирә-якка нур сибеп калкып чыкты. Ошбу бик тә катлаулы булган чараны уңышка ирештерү өчен көчле һәм җайлы техника кирәк булды. Зур рәхмәт сүзләрен ООО «Премьеравто» җитәкчесе Илгизәр Нагибинга һәм аның әтисе Руслан Владимир улына юллар идем. Алар бер вакытта да безләрнең сорауларга каршы килгәннәре юк, һәрвакыт кирәккәндә техника белән булышып торалар. Бу юлы да аларның ярдәме белән айны урнаштыру өчен супер автокран тәкъдим ителде, аның күтәрү мөмкинлеге 50 метрга житәрлек.

Бөтен оештыру эшләрен җиренә җиткереп үткәрүче Әмир хәзрәт Балдинга һәм аның үсеп җиткән уллары, актив катнашучылар – Әсәдулла белән Ибраһимга, туктаусыз ярдәм итүче дустыбыз Мөдәрис Патршинга, югарыга менеп, мәчет өстендә монтаж эшләрен үтәүче, айны үз урынына ныгытып урнаштыручы Шагир Корманбаков дустыбызга зур рәхмәт сүзләрен житкерәсебез килә. Шулай ук ошбу онытылмаслык тарихи вакыйганың барышында катнашкан якын дусларыбыз – Альберт Исхаковка һәм малаена, Илзур Маргановка, Илфат Фәйзуллинга чын күңелдән рәхмәтләр белдерәбез.

Аллаһы Тәгалә Рамазан аендагы изге гамәлләр өчен савапларны күп тапкыр арттырып бирә. Киләчәктә дә изге эшләрдә, Аллаһы Тәгалә юлында тырышып хезмәт итүне дәвам итәргә насыйп булсын.

Фатыйх хәзрәт ГАРИФУЛЛИН

Чыганак: yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*