tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гыйльметдинов: «Милләтебез хәзинәләре»нә йөргән балаларда татар теленә мәхәббәт уяна
Гыйльметдинов: «Милләтебез хәзинәләре»нә йөргән балаларда татар теленә мәхәббәт уяна

Гыйльметдинов: «Милләтебез хәзинәләре»нә йөргән балаларда татар теленә мәхәббәт уяна

Россия Дәүләт Думасы депутаты, «Татар федераль милли-мәдәни автономиясе» рәисе Илдар Гыйльметдинов «Идел» Яшьләр үзәге оештырган «Милләтебез хәзинәләре» лагерена йөргән балалар, смена төгәлләнгәннән соң, өйләренә татар телен өйрәнү теләге белән кайтып китүләрен әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде.

«Күбесе „Идел“ яшьләр үзәге үткәргән башка чараларда актив катнаша. Регионнарына кайткач та, югалып калмыйлар, оешма эшләрендә актик эш алып баралар. Һәр елны килергә теләгән балалар бар. Быел барлыгы 378 бала катнашачак», — диде ул.

Илдар Гыйльметдинов соңгы елларда балаларны легарьга конкурс аша кабул итә башлауларын әйтте. «Берничә ел рәттән балаларны лагерьга җыеп, смена уздыра идек. Соңгы елларда 2 смена уза иде. Балаларның, ата-аналарның кызыксынуы бар, барлык мөмкинчелекләр тудырылган. Без балаларның бергәләп очрашуын теләр идек, бернинди онлайн программалар да аны алмаштыра алмый», — ди ул.

«Балаларга программа кызыклы, алар чараларда катнаша, телне өйрәнү юнәлешенә килгәндә, сәгатьләп укытабыз дигән сүз түгел, билгеле тәртибе бар. Телне белмәгән балалар да, аңлап, сөйләшә алмаган балалар да бар. Аларга карата катгый фикердә булырга ярамый, барысын да тигез итеп күрергә кирәклеген аңладык», — диде Илдар Гыйльметдинов.

Быел «Милләтебез хәзинәләре» сменасы, килеп туган вазгыятькә бәйле рәвештә, дистанцион рәвештә узачак. Анда татар милләтеннән булган 10-17 яшьлек балаларны катнашырга чакыралар.

«Милләтебез хәзинәләре» сменасының максаты — Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар балаларын берләштерү, аларда туган телгә, татар халкының мәдәниятенә, тарихына, гореф-гадәтләренә мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләү.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*