tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Халисә” III Россиякүләм Коръән укучылар бәйгесендә катнашу өчен 80 хатын-кыздан гариза кабул ителде
“Халисә” III Россиякүләм Коръән укучылар бәйгесендә катнашу өчен 80 хатын-кыздан гариза кабул ителде

“Халисә” III Россиякүләм Коръән укучылар бәйгесендә катнашу өчен 80 хатын-кыздан гариза кабул ителде

15нче майда (Шәүвәл аеның 14нче көнендә) Ютазы районы Урыссу бистәсендә хатын-кызлар арасында “Халисә” III Россиякүләм Коръән укучылар бәйгесе үткәрелә. Конкурс Татарстан мөфтияте, Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казыяте, Ютазы районы хакимияте һәм Мәрданшиннар гаиләсе ярдәме белән Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында оештырыла.

Әлеге бәйге мөслимәләр арасында Коръән буенча белем дәрәҗәсен күтәрү һәм Изге Китапны яттан өйрәнүгә омтылышны үстерү, шулай ук иң сәләтле Коръән укучыларын билгеләү максатыннан уздырыла.

Хәзерге вакытта бәйгегә гаризалар кабул итү төгәлләнде. Өч ай дәвамында Россиякүләм конкурста катнашучылардан гаризалар җыелды. Оештыру комитетына барлыгы 80 хатын-кыздан заявкалар килеп иреште. Урыссуга килеп көч сынашырга теләүчеләрдән иң зур күпчелекне татарстанлылар һәм татар милләтеннән булучылар тәшкил итә: һәр мәдрәсәдән иң сәләтле укучылар һәм мөхтәсибәтләрнең күпчелегеннән иң яхшы Коръән укучылар катнашырга теләк белдерде. Моннан тыш, бәйгедә Мәскәүдән, Башкортстан, Дагыстан республикаларыннан, Оренбург, Сарытау, Түбән Новгород өлкәләреннән, Байкал аръягы краеннан катнашучы вәкилләр көтелә. Оештыручылар конкурс хакында мәгълүматны Нәзарәтнең рәсми мәгълүмат чаралары һәм социаль челтәрләр аша таратты. Катнашучыларны озата баручылар белән бергә барлыгы ике йөздән артык кунак киләчәк.

Бәйге ике этаптан тора:

– 1 нче этап – сайлап алу туры – 14 нче майда 10:00 сәгатьтә “Фәнис” мәдрәсәсе бинасында. Бу көнне 78 хатын-кыздан төп турга сигезәр катнашучы сайлап алыначак.

– 2 нче этап – төп тур – 15 нче майда Урыссу бистәсе, Урыссу урамы, 60нчы йорт адресы буенча урнашкан Мәдәният йортында үткәрелә. Коръән бәйгесенең рәсми ачылышы иртәнге сәгать 07.30-да көтелә. Бүләкләү тантанасы – 13.30 сәгатьтә.

Бәйгедә катнашучылар үз осталыкларын өч номинациядә күрсәтәчәк:

– “Коръәннең 3 җүзен (28, 29, 30) яттан белү”. Беренче урын яулаучыга Ютазы районы башлыгының махсус бүләге, икенче-өченче урыннарны яулаучыга Татарстан мөфтиенең махсус бүләге тапшырылачак;

– “Коръәннең 6 җүзен (25, 26, 27, 28, 29, 30) яттан белү”. Беренче урын яулаучыга Мәрданшиннар гаиләсеннән акчалата бүләк, икенче-өченче урыннарны яулаучыга Татарстан мөфтиенең махсус бүләге биреләчәк;

– “Коръәнне тулысынча яттан белү”. Беренче урын яулаучыга “Пакер” фәнни-җитештерү фирмасыннан компьютер, икенче урынга Казанның Коръән хафизлар әзерләү үзәгеннән махсус бүләк, өченче урынга Мәрданшиннар гаиләсеннән бүләк тапшырылачак.

Хатын-кызлар арасында узучы Коръән бәйгесендә катнашучыларга бәя бирүче жюри әгъзаларына килгәндә, Сана университетын (Йемен башкаласы) тәмамлаган Коръән хафизә, 10 кыйраәт белгече Кавкаб Рашед, шулай ук татар Коръән хафизәләре Гөлинә Кашапова, Гөлчәчәк Ибраһимова һ.б. бәя бирәчәк.

Бәйгедә Россия мөселман хатын-кызлары катнаша, яшь буенча чикләүләр каралмаган. Аларның һәркайсы бары бер генә номинациядә көч сынаша. Конкурс шартлары буенча, Коръән ятлау үзәкләре шәкертләре беренче номинациядә катнаша алмый. Коръән-хафизларның шулай ук 3 һәм 6 җүз номинациясендә катнашу хокукы юк. Узган “Халисә” Коръән бәйгесендә беренче урынны яулаган җиңүчеләр бары югарырак номинациядә генә катнаша ала. Катнашу өчен гаризалар кабул итү 2022нче елның 30нчы апрелендә төгәлләнде.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*