tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Исламабадта Пакистан татарлары шурасы төзергә җыеналар
Исламабадта Пакистан татарлары шурасы төзергә җыеналар

Исламабадта Пакистан татарлары шурасы төзергә җыеналар

Исламабадта Пакистан татарлары шурасына сайлаулар узарга мөмкин. Бу хакта Россия мөселманнарының Казан хәйрия патриотик фонды генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин «Татар – информ»га сөйләде.

«Фонд җитәкчелеге татарлар съездын үткәрергә ниятли, анда төрле округлардан һәм Пакистан провинцияләреннән татар җәмгыятьләре лидерлары катнашачак. Съездда башлык, башкарма совет һәм аксакаллар шурасы сайланачак», –  дип билгеләп үтте Рөстәм Хәбибуллин.

Аның фикеренчә, татар телен һәм мәдәниятен яңадан торгызу әлеге шураның төп бурычы булачак. Шулай ук, рус телен өйрәнү, Пакистан Ислам Республикасы һәм Россия Федерациясе, шул исәптән Татарстан белән дә фәнни-мәгариф, мәдәни һәм сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрне үстерүгә ярдәм итү бурычы да куела.

«Пакистанда татар нәселләре шактый күп, әмма алар берләшмәгән һәм аерымланган. Безнең бурыч –  аларны берләштерү. Фонд мондый эшне Әфганстандагы татар җәмгыятьләре белән алып бара инде, анда Әфганстан татарлары шурасы эшли. Әфган татарларының актуаль проблемалары турында оператив мәгълүмат алу хәзер күпкә җиңелрәк. Моннан тыш, мондый оештыру алымы, бу милләтне Әфган паспортларына һәм туу турындагы таныклыкларга рәсми рәвештә кертергә мөмкинлек бирде», –  дип ассызыклады Рөстәм Хәбибуллин.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*