Халкыбызның мәшһүр җырчысы, Татарстан АССРның халык артисты, Каракалпак АССРның халык артисты., РСФСРның халык артисты Илһам Шакировның 15 февральдә туган көне.
Җырчының истәлегенә, туган ягы Сарман районында берничә ел рәттән җыр бәйгесе уздырыла. “Илһам чишмәсе” исемендәге V Төбәкара җыр бәйгесенең II этабы һәм йомгаклау кичәсе 21 февраль көнне узачак. I этабы 15 гыйнвар көнне Казанда, Бөтендөнья татар конгрессы бинасында узды.
Бәйгене Бөтендөнья татар конгрессы, «Меги» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты, Региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы, “Җыен” фонды оештыра. Бәйгенең төп иганәчеләре – Сарман җирлегендә туып-үскән Гамировлар гаиләсе. Бу бәйге инде 5нче ел үтә, ә беренче ике елын Гамировлар гаиләсе Сарман җирлегендә үткәреп килделәр.
Бәйгенең төп максаты: татар милләтенең легендар җырчысы И.Г. Шакировның иҗатын таныту, аның исемен мәңгеләштерү, бөек шәхесебезнең җыр сәнгатенә булган мөнәсәбәте нигезендә яшь буынны тәрбияләү һәм халык традицияләренә җәлеп итү.
Бәйгенең бурычлары: яшь буынны халык традицияләренә җәлеп итү; иҗади үсеш, җыр осталыгын камилләштерү максатыннан укучыларга шартлар тудыру; җыр иҗатына сәләте булган яшьләрне барлау, таныту һәм үстерү.
Елдан – ел бәйгенең географиясе киңәя, дәрәҗәсе күтәрелә. 1 чит ил (Мисыр) 15 регион һәм Татарстанның 35 район һәм шәһәрләреннән 6 яшьтән алып 21 яшькә кадәр яшьләр катнашты. Барысы бу елны 206 гариза килде. Шулар арасында I турда 33 бала сайлап алынды, һәм алар икенче турда катнаша, ә инде лауреатлар һәм гран-при иясе гала-концертта чыгыш ясый.
“Илһам чишмәсе” исемендәге V Төбәкара җыр бәйгесенең кысаларында Сарман муниципаль районы җирлегендә уздырылган Республикакүләм «Илһам бирүче-Илһам» эссе бәйгесе, «Илһам нуры» яшь рәссамнар бәйгесе һәм Илһам Шакиров җырлары мотивлары буенча төшерелгән анимацион ролик бәйгеләре җиңүчеләрен бүләкләү дә йомгаклау кичәсенә тәгаенләнгән.
Бәйгенең йомгаклау кичәсе 21 февраль 18.00 сәгатьтә Сарман район мәдәният йорты бинасында узачак.