tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Халык зур ул, моңлы ул…”
“Халык зур ул, моңлы ул…”

“Халык зур ул, моңлы ул…”

Быелның 24 мартында Балтач районының Кенә авылында гаҗәеп бер бәйрәм булды.

Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан халыклары Ассамблеясенең Халыклар дуслыгы йорты, Балтач муниципаль районы мәгариф Һәм мәдәният бүлеге белән берлектә Советлар Союзы Герое Барый Рахимов исемендәге Кенә төп гомуми белем мәктәбе  “Халык зур ул, моңлы ул…” исемле төбәкара конкурс-фестивален быел җиденче мәртәбә уздыра.

Монысы Милләт җыенында кабул ителгән “Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2020–2023 еллар)” стратегиясен тормышка ашыру Һәм Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан оештырылды. Якташлары – Татарстанның атказанган артисты Җәвәһирә Сәлахова, Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимованың дәвамчыларын барлау, татар халык иҗатын яшь буынга пропагандалау максатыннан үткәрелеп килүче конкурста Балтач, Арча, Саба, Кукмара, Тукай районнары, Казан шәһәре, Мари иле, Киров өлкәсеннән 7–15 яшьлек балалар катнашаты. Сүз башымнан ук шунысын ассызыклыйсым килә, әлеге конкурс-фестивальнең беренчесенә хәер-фатиха биреп, ярдәм кулын сузучы да, иганәче дә бердәнбер – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты гына иде. Куанычлы хәл, аларның саны елдан-ел арта бара…

Башка еллардагы кебек, быелгысын да түземсезлек белән көтеп алдым. Конкурсның жюри рәисе булганга, беренче оештырылган елларында һәм аннан соң да эш-гамәлем, киңәшләрем белән даими булышып торганга гына да түгел, язучы-шагыйрә, журналист, милләтебезнең бер вәкиле, Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәре буларак та. Ничегрәк узар, катнашучылардан гаризалар күп булырмы, нинди әдәби әсәрләр, шигырьләр, җырлар сайларлар, быел да халкыбызның гореф-гадәтләренә, җырлы-биюле уеннары, йолаларына игътибар итеп әзерләнеп килгән фольклор төркемнәре булырмы…

Елның үзенчәлекләрен онытмаган хәлдә, конкурс ике этапта: читтән торып, ягъни онлайн һәм турыдан-туры оештырылды. Беренче турга 210 гариза, видеоязма кабул ителде. Ни гаҗәп, балалар гына түгел ата-аналар, мәктәп, мөгаллимнәр дә конкурсның уздырылу вакытын түземсезләнеп көтә, җитди әзерләнә. Бу юлы да интернет аша җибәрелгән язмалар берсеннән-берсе матур иде. Җиде иләктән иләп, җитди уйланып-фикерләшеп сайлаганнан соң, 52 катнашучы икенче турга узды. Конкурс уздырыласы 24 март – без хөкемдарлар – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәре Шәмсия Гатуф кызы ҖиҺангирова, Татарстанның халык артисты, Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты, Казан дәүләт мәдәният институты доценты Римма Мөбәрәк кызы ИбраҺимова, яшь башкаручыларының “Татар моны” халыкара телевизион конкурсы, Рәшит Ваһапов исемендәге “Татар җыры” халыкара фестивале лауреаты, “Болгар радиосы”ның милли музыка премиясе иясе  Рафил Раил улы Җәләлиев, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Балтач муниципаль районы Кино оешмасы директоры Радик Тихон улы Михайлов өчен иң җаваплы, гаделлеккә имтихан көне булгандыр мөгаен. Шулай булмый ни, самими, эчкерсез сабыйлар күңелен кимсетү, сындыру куркынычы бар бит. Аек акылны эшкә җигеп, киңәшеп-фикерләшкәннән соң, 21 бала өч номинациядә уздырылган конкурсның җиңүчеләре дип билгеләнде. Балтач районы Пижмар мәктәбенең “Сәйлән”  ансамбле тарафыннан сәхнәләштерелгән “Уйныйбыз да, җырлыйбыз да”, Нуринер мәктәбенең 5–9 сыйныф укучылары тарафыннан әзерләнгән “Самавыр агарту йоласы”, Шубан мәктәбенең “Яшь гармунчылар”, Кенә мәктәбенең төрле музыка уен коралларында уйнаучылар фольклор төркемнәре арасыннан Субаш мәктәбенең 5–9 сыйныф укучылары күрсәткән “Питрау күренеше” иң яхшы дип сайланып, гала-концертта чыгыш ясау бәхетенә иреште.

Быелгы фестиваль-конкурста катнашучылар арасында моннан биш ел элек узган беренчесендә катнашып, “Кабак” дигән шигырь укып, “гран-при”га лаек булган Егор Ивановны, Диләрә Муллагалиеваны күреп тә куандык. Алар буйга танымаслык булып үсеп, егет-кыз булган гына түгел, Диләрәбез Лилия Гарифуллинаның “Кайттым әле” дигән шигырен укып, 11–15 яшьлекләр арасында беренче урын яулады. Норма мәктәбеннән Раил Мәрдәнов “Нәфис сүз” номинациясенә кулына гармун тотып чыккач, номинацияне бутагандыр дип, бер-беребезгә карашып куйдык. Юк икән! Менә ул гармунда сыздырып уйнап алды да, гармун турында шигырен сөйләргә кереште. Шигырен тәмамлап, кулына кабат гармун алды… Һәм, әлбәттә, гран-при! Ул диплом, кыйммәтле бүләкләр һәм Бөтендөнья татар конгрессының дәрәҗәле бүләге – планшетка  лаек булды. “Татар халык җыры” номинациясендә 7–10 яшьлекләрдән гран-при дәгъвалаучылар арасында исә Балтач районы Карадуган гимназиясеннән Фирүзә Нуриевага тиңнәр табылмады. Катнашучыларның башкару осталыгы гына түгел, зәвыклы костюмнары да таң калдырды. Болар барысы – оештыручыларның да, катнашучыларның да әлеге фестиваль-конкурска никадәр җитди караулары турында сөйли.

Дөресен генә әйткәндә, мондый бәйге-конкурсларның барысыннан да Балтач районының Кенә авылында узганыннан кайткандагы кебек шатланып-куанып, милләтебезнең киләчәге якты, мәртәбәле булачагына нык ышаныч белән инанып, горурлык хисләре төяп кайтылмый. Ә Кенәдән мин һәр елны менә шундый үзгәрмәс-тутыкмас хисләр белән кайтам. Афәрин сезгә, шундый бәһале фестиваль-конкурс оештыручы, уздыручы кенәлеләр!

Шәмсия Җиһангирова,
язучы-шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе,
“Халык зур ул, моңлы ул…” төбәкара конкурс-фестиваленең жюри рәисе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*