tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәттә Клара Булатованың иҗатына багышланган чара узды
Әлмәттә Клара Булатованың иҗатына багышланган чара узды

Әлмәттә Клара Булатованың иҗатына багышланган чара узды

24 мартта шәһәрнең  Саҗидә Сөләйманова исемендәге үзәк китапханәсендә Татарстанның халык шагыйрәсе, Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Клара Булатованың 85 яшьлек юбилее уңаеннан иҗат кичәсе булып узды.

Шагыйрәне котларга каләмдәшләре Минзифа Әхмәтшина, Нәфисә Сабирҗанова, Сәхия Хәбибуллина, авылдашлары, укытучылар килде. “Туган як” тарих клубы исеменнән Хәбипова Зәрия, Җамалиева Гөлия, Ямаева Әлфия шагыйрәне туган көне белән тәбрикләделәр. Зилә Саримова “Шушы яктан шушы туфрактан без”, “Кыңгыраулар”җырын башкарды, “Умырзая” ансамбле һәм баянчы Азат Касимов чыгыш ясадылар.

almet-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*