tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанның Милли китапханәсе яңартылган бинада китаплар бирә башлады
Татарстанның Милли китапханәсе яңартылган бинада китаплар бирә башлады

Татарстанның Милли китапханәсе яңартылган бинада китаплар бирә башлады

Казанның иң үзәгендә – Пушкин урамы 86нчы йорт адресы буенча урнашкан Татарстанның Милли китапханәсе яңартылган бинада китаплар бирә башлады. 20 марттан башлап, инде 4000 меңнән артык кеше килгән. Бер меңнән артык кеше укучы билеты ясалган, 2500 китап өйгә алынган.

Яңа китапханәнең үзенчәлеге шунда: бинаның беренче катында урнашкан ак төстәге универсаль залдан китапларны өйгә алып була. Моның өчен бары тик укучы билеты алырга кирәк. Билет ясату өчен паспорт кирәк булачак. Бер укучы билетына берьюлы 21 көнгә 7 китап алырга, аннары бер мәртәбә тагын шул ук срокка озайтырга мөмкин. Әгәр уку билеты инде бар икән, аны яңартырга кирәк. Бу эш шулай ук паспорт һәм шушы билет ярдәмендә эшләнә.

Универсаль залда дөньяның барлыгы 700 нәшрият йортыннан сатып алынган 40 мең китап бар, алар барысы да Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов биргән грантка алынган. Китапларны китапханәдә генә калып та укырга мөмкин. Махсус урыннар күп. Аралашу, дуслар белән очрашу, үзең генә калып китап укып утыру өчен дә уңайлы. Балалар зоналары бар. Алар өчен китаплар ике зонага бүлеп куелган. Беренчесе – сабыйлар залы – мәктәпкәчә яшьтәге балалар, икенчесе 6 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.

Икенче катта классик зона – уку залы урнашкан. Биредә 150 меңнән артык китап саклана. Шул исәптән, документлар да, басма матбугат та бар. Монда китапларны өйгә алып булмый. Алдан заказ биреп яки киштәләр арасыннан йөреп, үзең эзләп табып укыйсың.

Шулай ук икенче катта үсмерләр залы да, музыка яратучылар өчен дә зал урнашкан. Биредә урнашкан электрон пианиноларда колакчыннар киеп, башка кешегә комачауламыйча уйнап утырырга да мөмкин. Ноталы китаплар да бар. Компьютер залында да заманча шартлар тудырылган, һәркем килеп шөгыльләнә ала.

Гомумән, яңартылган китапханә китап уку урыны гына түгел. Монда күп төрле чаралар, күргәзмәләр уза. Балалар өчен китап уку клубы эшли. Бөтен чараларга да язылып киләсе. Аның өчен китапханәнең социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларын күзәтеп барырга кирәк. Бөтен мәгълүмат шунда чыга.

Динара Әхмәт

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*