tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Халыкара “Татар кызы” бәйгесенең сайлап алу турлары башланды
Халыкара “Татар кызы” бәйгесенең сайлап алу турлары башланды

Халыкара “Татар кызы” бәйгесенең сайлап алу турлары башланды

Бүген, 21 сентябрь көнне, Казанда Халыкара “Татар кызы-2017” бәйгесенең сайлап алу турлары башланды.

Ярымфиналда Россиянең 22 төбәгеннән һәм 2 чит илдән 25 татар кызы катнаша.

Беренче тур – интеллектуаль тур. Бу турда катнашучыларның акыл-фигыль белемнәрен, фикер йөртүләрен ачыклау күздә тотыла.

Икенче тур – аш-суга осталык.

Өченче тур – кул эшләре. Бу турда кызлар шамаиль язарга һәм калфак чигәргә өйрәнәчәк.

Ярымфиналда җиңеп чыгучы кызлар Уфада халыкара “Татар кызы” исеме өчен көч сынашачак.

Ярымфиналда катнашучы кызлар:

Асия Серожеева, Алтай крае;

Әлфия Садыйкова, Әстерхан өлкәсе;

Регина Равилова, Башкортостан Республикасы;

Дания Хәйретдинова, Владимир өлкәсе;

Адэль Сеит-Аблаева, Кърым Республикасы

Гөлназ Сәлтәшева Ленинград өлкәсе;

Регина Фәхретдинова,  Мари Эл Республикасы;

Диана Аверина, Мәскәү шәһәре;

Венера Жафәрова, Нижгар өлкәсе;

Мәрьям Алиева, Новосибирск өлкәсе;

Алсу Кабурова, Омск өлкәсе;

Динара Искәндәрова, Оренбург өлкәсе;

Юлия Сафаева, Пенза өлкәсе;

Лия Әхәтова, Пермь крае

Назлыгөл Насыйрова, Удмуртия Республикасы;

Гөлнар Нигъмәтжанова, Санкт-Петербург шәһәре;

Эльвира Әхмәтсафина, Самара өлкәсе;

Диана Бакирова, Свердловск өлкәсе;

Гөлназ Гатина, Татарстан Республикасы;

Азалия Рамазанова, Төмән өлкәсе;

Алсу Хәлимдарова, Ульян өлкәсе;

Рузалина Туктарова, Челябинск өлкәсе;

Розалия Исхакова, Актүбә шәһәре, Казахстан;

Розалия Елжасова, Уральск шәһәре, Казахстан;

Резеда Шәфиева, Кыргызстан.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*