tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар кызы 2017” халыкара конкурсының оештыру комитеты утырышы узды
“Татар кызы 2017” халыкара конкурсының оештыру комитеты утырышы узды

“Татар кызы 2017” халыкара конкурсының оештыру комитеты утырышы узды

21 сентябрьдә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бинасында “Татар кызы 2017” халыкара конкурсының оештыру комитеты утырышы узды. Аны Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров алып барды.

Фикер алышуда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлы урынбасары Гүзәл Шәрипова, Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбрис Яруллин, Татарстан Республикасының җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе Айрат Хәмитов, Чиләбе татарлары конгрессы рәисе Лена Колесникова, Уфадагы “Берлек” иҗтимагый-агарту ешмасы башкарма директоры Нәфисә Акчурина һәм башкалар катнаштылар.

Бу форматтагы беренче “Татар кызы” конкурсы җиде ел элек Чиләбедә үткәрелгән иде. Анда кызлар үз һөнәрләрен генә күрсәтеп калмый, бик күп нәрсәгә өйрәнәләр дә. Ике ел элек федераль дәрәҗәгә күтәрелде, былтыр халыкара статус алды. Быелгы конкурсның Татарстан этабы кичә үтте. 21-23 сентябрьдә Казанда һәм Болгарда ярым финал уза. Бәйгенең финалы – октябрь аенда Уфада оештырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*