tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хатыйп Миңнегуловның «Татар әдәбиятының үткәне һәм хәзергесе» дигән яңа китабы чыкты
Хатыйп Миңнегуловның «Татар әдәбиятының үткәне һәм хәзергесе» дигән яңа китабы чыкты

Хатыйп Миңнегуловның «Татар әдәбиятының үткәне һәм хәзергесе» дигән яңа китабы чыкты

КФУ профессоры, әдәбият галиме Хатыйп Миңнегуловның «Татар әдәбиятының үткәне һәм хәзергесе» дип исемләнгән китабы чыкты. Хезмәт татар һәм рус телләрендә.

«Китапта урын алган мәкаләләр татар әдәбиятының төрле чор вәкилләрен яктыртуга багышланган. Аларның берничәсендә Котб, Харәзми, Хисам Кятиб, Сәйф Сараи, Мәүла Колый, Таҗеддин Ялчыгол кебек Урта гасыр әдипләре хакында сүз бара. Төрле елларда кәгазьгә төшерелгән бу материаллар академик характердагы коллектив монографияләргә адресланган. Җыентыктагы язмаларның күпчелеге, нигездә, 2022 елга карый. Китапта эш-гамәлләр, биобиблиографик мәгълүматлар хакында да белешмәләр бар», – диде «Татар-информ»га Хатыйп Миңнегулов.

Балтач районы Салавыч күп профильле лицееның тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Илүзә Хәбибуллина Хатыйп Миңнегуловның иҗаты, хезмәтләре, әдәби мирасы бик кадерле дип саный.

«Аның борынгы төрки, Болгар һәм Казан чоры, Алтын Урда дәвере хакындагы хезмәтләре, шул чор әдипләренә багышланган җитди монографияләре татар дөньясында гына түгел, тюркологиядә яңа бер казаныш рәвешендә кабул ителә. Профессор Хатыйп Миннегулов әдәбиятыбыз тарихын фәнни өйрәнү һәм әдәби мирасыбызны Россиянең төрле төбәкләренә чәчелгән татар халкына җиткерү буенча иң актив эшләүче галимнәребезнең берсе», – дип яза ул әлеге хезмәттә.

Китапта шулай ук галимнең 2022 елдагы төп эш-гамәлләре, «Дөньяда сүзебез бар» – Хатыйп Миңнегулов исемендәге III Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция» җыентыгыннан материаллар, аерым мәкаләләр, Хатыйп Миңнегуловның 2022 елда басылган хезмәтләре, галимнең эшчәнлеге хакында 2022 елда дөнья күргән язмалар урын алган.

«Мин Алтын Урданы шулкадәр яратып өйрәндем, аның телен, әдәбиятын гына түгел, ә тарихын, тешем үтә алган чыганакларны барлап чыктым. Алтын Урда турында сүз чыкканда, белгечләр белән теге яисә бу дәрәҗәдә бәхәсләшә дә алам», – диде Татарстан һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе Хатыйп Миңнегулов.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*