tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы дәресендә татар-мишәр биюенә өйрәтәчәкләр
«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы дәресендә татар-мишәр биюенә өйрәтәчәкләр

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы дәресендә татар-мишәр биюенә өйрәтәчәкләр

Бүген Кабан күле буенда Казан халкын һәм кунакларын татар-мишәр биюенең үзенчәлекләре белән таныштырачаклар. «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектында катнашучыларны җанлы музыка һәм мастер-класслар көтә.

«Типтереп бию» программасы биючеләр перформансыннан башланачак. Аннары халык яңгырашлары, милли кием һәм мишәр биюенең үзенчәлекләре, шулай ук бию уеннары белән таныштыру планлаштырыла.

Җанлы музыканы талантлы инструменталистлар командасы тәкъдим итәчәк: Айдар Габдрәхимов (саф, джембо һәм удар җайланмасы), Ильяс Фәрхуллин (курай, тальян, гармун) һәм «Риваят» фольклор ансамбле солисты Илнар Сафин (баян), дип хәбәр итә шәһәр Башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.

Мастер-классларны уен форматында профессиональ биючеләр үткәрәчәк: педагог-хореограф Алия Мөхәммәтгалиева, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле балеты артисты Руслан Хәбибуллин, педагог-балетмейстер һәм «Нардуган» җыр һәм бию ансамбле солисты Фәнис Хәйруллин. Бию кичәсен ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле балеты артисты Алсу Мәгъсүмҗанова алып барачак.

Очрашу 18:00 сәгатьтә Ш.Мәрҗани урамы ягыннан Г.Камал исемендәге театр парковкасы астында башлана.

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты Казан мэриясе тарафыннан шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә гамәлгә ашырыла. Узган сезоннардан аермалы буларак, быел аны тулысынча татар бию төрләрен өйрәнүгә багышладылар.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*