tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Хәзинә»дә рәссам Абрек Абзгильдинның 85 еллыгына багышланган күргәзмә ачыла
«Хәзинә»дә рәссам Абрек Абзгильдинның 85 еллыгына багышланган күргәзмә ачыла

«Хәзинә»дә рәссам Абрек Абзгильдинның 85 еллыгына багышланган күргәзмә ачыла

(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Казан Кремле территориясендәге ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә Абрек Абзгильдинның әсәрләреннән торган «Диалог с традицией — Гореф-гадәт белән әңгәмә» күргәзмәсе ачыла.

Ул Татарстан Республикасының халык рәссамы, Россиянең атказанган рәссамы, Г.Тукай һәм Б.Урманче Дәүләт премияләре лауреаты, Россия сәнгать академиясе әгъза-корреспонденты тууына 85 ел тулуга багышлана.

Рәссам өчен заман мәдәниятен үз эченә алган шәхес идеаль кыйммәт булып тора, ә иң мөһим жанр — портрет. Аның геройлары — сәнгать дөньясы вәкилләре: музыкантлар (С.Сәйдәшев, Н.Җиһанов, С. Гобәйдуллина), шагыйрьләр һәм язучылар (Дәрдемәнд, Ф.Бурнаш, М.Кәрим), рәссамнар (Б.Урманче), галимнәр (М.Алпатов).

Күргәзмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее тупланмасыннан һәм рәссам гаиләсеннән 70 кә якын рәсем сәнгате һәм декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре күрсәтеләчәк.

Күргәзмә 3 март көнне 16:00 сәгатьтә ачыла, дип хәбәр итә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее матбугат хезмәте.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*