tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Интернеттагы татар проектларына беренче тапкыр «Тамга» премиясе тапшырдылар
Интернеттагы татар проектларына беренче тапкыр «Тамга» премиясе тапшырдылар

Интернеттагы татар проектларына беренче тапкыр «Тамга» премиясе тапшырдылар

Интернетта татар телендә алып барыла торган иң яхшы проектлар өчен «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең «Тамга» премиясе тапшырылды.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков Интернетта татарча контент алып баручылар фестивален үткәрү хыялы булуын әйтте.

«Без, Интернетта татар телендә контент ясаучыларны җыеп, тамгалап чыгарга булдык. Безнең фестиваль оештыру хыялы да бар. Дәресләр, мастер-класслар да булыр дип уйлыйбыз. Социаль челтәрләр үзгәреп тора, тәҗрибә белән уртаклашу, аралашу, үсү өчен яңа мәйдан кирәк. Яшьләр тулысы белән Интернетта, татар телен популяр итәргә телибез икән, Интернетта булырга кирәк. Безне күреп башкалар да актив эшли башлады», — диде ул.

Татарстан Президенты карамагындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов фестиваль үткәрү фикерен хуплады. «Зур, матур, саллы, әҗере дә була торган форматта эшләргә кирәк. Блогерларның һәрберсе язылучыларның күңеленә керү юлын тапкан. Шул кадәр милли җанлы кешеләр бар икән, милләтнең, телнең киләчәге бар», — диде ул.

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев бүләкләнүчеләргә һәм килгән кунакларга рәхмәт сүзләрен әйтте. «Киләчәктә дә татар мохитен, татар телен үстерик», — диде ул.

«Тамга» сыннарын тапшыру тантанасы Милли китапханәнең «Моң» театраль мәйданында узды. Җиңүчеләрне өч номинациядә бүләкләнде.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*