tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хореограф Нурбәк Батулла һәм битмейкер Ислам Вәлиевтан иҗади дәрес
Хореограф Нурбәк Батулла һәм битмейкер Ислам Вәлиевтан иҗади дәрес

Хореограф Нурбәк Батулла һәм битмейкер Ислам Вәлиевтан иҗади дәрес

«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проекты кысаларында киләсе дәрес 27 нче июль көнне, 19:30 сәгатьтә «Черек күл» паркының амфитеатрында узачак. «Әлиф» иҗат берләшмәсе хореографы Нүрбәк Батулла @nurbakbatulla һәм музыкант, битмейкер Ислам Вәлиев  заманча татар композицияләренә һәм миксларына музыкаль импровизацияләнгән джем «Татарча сансет» үткәрәчәкләр.

Әлеге мастер-класста гади хәрәкәтләр аша тәнебездә булган мәгълүматны укырга тырышачаклар. «Безнең буебыз, авырлыгыбыз, безнең кул-аякларыбызның төзелеше борынгы бабаларыбыздан калган бер амәнәт. Шул амәнәтне, мәгълүматны укый белергә кирәк», – ди Нүрбәк Батулла. Мастер-класста шуңа якынлашырга тырышачаклар. Бар теләгән кешене дәрестә көтәләр, үзегез белән яхшы кәеф алырга онытмагыз!

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*