tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хөрмәтле Минтимер Шәрипович!
Хөрмәтле Минтимер Шәрипович!

Хөрмәтле Минтимер Шәрипович!

20 гыйнвар көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясенең Хезмәт Каһарманы М.Ш. Шәймиев 85 яшьлек юбилеен билгеләп уза.

Хөрмәтле Минтимер Шәрипович!

Халкыбыз кайларда гына яшәсә дә аларны һәрвакыт рухи мәркәзебез Казан, Татарстан Республикасы  һәм Бөтендөнья татар конгрессы берләштереп тора. Бөтендөнья татар конгрессы тарихы нәкъ менә Сезнең хәер-фатихагыз һәм ярдәмегез белән 1992 елның июнь аеннан башланып ките дә.  Шуңа күрә Җир шары буйлап сибелгән милләттәшләребез исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне күркәм бәйрәмегез – 85 яшьлек юбилеегыз уңаеннан тәбрик итеп иң изге теләкләребезне җиткерәбез. Милләтебез алдында һәрвакыт төрле катлаулы хәлләр, вәзгыятьләр туып тора. Ләкин сезнең зирәк акылыгыз, күпьеллык тәҗрибәгез барлык авырлыкларны җиңеп чыгып, әби-бабайларыбыз тоткан кыйблага хыянәт итмичә, туры юлдан тайпылмыйча алга хәрәкәт итәргә ярдәм итә.

Сезнең тарафтан тормышка ашырылган проектлар саны бихисап күп, әлеге чараларның халкыбыз тарафыннан хуплап алынуы, Сезнең булдыклы һәм үз эшегезгә бирелгәнлегегезне раслый, татар кешесенә хас булган тырышлыгыгызны күрсәтә.

Хөрмәтле Минтимер Шәрипович, Сез безнең барыбыз өчен дә үрнәк булып торасыз. Татар халкында “хезмәтенә күрә хөрмәте” диләр, Сез башкарган эшләр – Сезгә карата хөрмәтне иң югары баскычларга җиткерде. Гомер бәйрәмегез белән тәбрик итеп, Сезгә киләчәктә дә армый-талмый милләтебез һәм илебез яшәеше өчен сау-сәламәт булып хезмәт итәргә, кадер-хөрмәттә һәм муллыкта яшәргә насыйп булсын.

Ихтирам белән,

Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы
Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*