tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Хозур» нәшрият йорты – Мәскәү китап ярминкәсендә: башкала мөселманнары нинди китаплар укырга тели?
«Хозур» нәшрият йорты – Мәскәү китап ярминкәсендә: башкала мөселманнары нинди китаплар укырга тели?

«Хозур» нәшрият йорты – Мәскәү китап ярминкәсендә: башкала мөселманнары нинди китаплар укырга тели?

Россия башкаласында 34 нче Мәскәү Халыкара китап ярминкәсе тәмамланды. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты 50дән артык китап тәкъдим итте, өч көндә 300 дән артык дини әдәбият сатылды. Бу хакта “Ислам-today” мәгълүмати-аналитик федераль порталы хәбәр итә.

Нәшрият бүлеге баш мөхәррире Ленар Хамматов сүзләренчә, ислам динен яңа гына өйрәнә башлаучы мөселманнар Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәимгуллинның татар һәм рус телләрендәге “Ислам – 75 дәрестә” китапларын, шулай ук “Миңа Ислам турында сөйлә”, «Рухуль-Байан. Рассказы и назидания», «Благонравная жена», «Восточно-мусульманская логика», “Намаз уку тәртибе” кебек басмаларны яратып алган. Мөселманнар шулай ук «Весы справедливости для различения истины и лжи», «Девяносто девять вопросов о Рае», «Семьдесят пять вопросов об Аде» кебек китапларга игътибар иткән. Моннан тыш, мәдрәсә тәмамлаучылар  «Нур аль-идах ва наджат аль-арвах», «Акыда (Исламское вероучение)», «История Ислама», «Исламские течения и группы» басмаларын сатып алган. Мөселман әдәбияты белән башка дин вәкилләре дә кызыксынган. Алар бу китапларны сатып алу теләген Ислам турында объектив мәгълүматны дөрес һәм тикшерелгән чыганаклардан алу теләге белән аңлаткан.

Ярминкәгә килүчеләр «Хозур» нәшрият йорты хезмәткәрләренә китаплар гына түгел, киңәш сорап та мөрәҗәгать иткән: Сораулар төрлесеннән булган – кемнедер ислам кабул итү шартлары кызыксындырса, Коръән белән тәфсирнең аермасы турында сорашкан.  Беркемне дә җавапсыз калдырмаска тырышканнар.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*