tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Көньяк Сахалин Сабан туе батыры татар автономиясенә рәхмәт әйтте
Көньяк Сахалин Сабан туе батыры татар автономиясенә рәхмәт әйтте

Көньяк Сахалин Сабан туе батыры татар автономиясенә рәхмәт әйтте

Көньяк Сахалин шәһәрендә узган Сабан туеның абсолют батыры исемен Владислав Глухов яулады. Ул биредәге татарларның милли-мәдәни автономиясенә рәхмәт әйтте.

«2015 елдан бирле көрәшкәнем юк иде. Быел көч туплап, катнашырга булдым. Спортта көчлеләр җиңә. Көндәшләргә рәхмәт. Сахалин өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе Зәкия ханым Вәлитовага 15 ел дәвамында әлеге матур бәйрәмне оештыруы өчен зур рәхмәт!» — диде батыр Сабантуй сәхнәсендә.

Көньяк Сахалин Сабан туе быел 25 сентябрьдә үтте. «Чарага килгән Сахалин өлкәсе Думасы Рәисе урынбасары Виталий Гомелевский өлкәдә татар мәдәниятен үстерү саклау һәм үстерү, милләтара татулыкны ныгытуга зур өлеш керткән өчен татар оешмасы активистларына рәхмәт белдерде», — дип яза Сахалин өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе үзенең Инстаграм сәхифәсендә.

Бәйрәмдә бүләкләр дә тапшырылган.

«Сахалин өлкәсе Хөкүмәтенең иҗтимагый коммуникацияләр департаменты директоры Егор Умнов өлкәнең күпмилләтле халкын бәйрәм белән котлады. Ул шулай ук Зәкия Вәлитовага һәм яшьләр сәясәте комитеты җитәкчесе Семен Кряквинга Сахалин өлкәсе Губернаторының истәлек билгесен тапшырды. Көньяк Сахалин мэры Сергей Надсадин Сабантуйны оештыручылар һәм кунакларны сәламләде һәм Көньяк Сахалин шәһәре хакимияте исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды, аксакалларны котлады», — диелә хәбәрдә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*