tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Марс Тукаев: “Милләт киләчәге – аналарда”
Марс Тукаев: “Милләт киләчәге – аналарда”

Марс Тукаев: “Милләт киләчәге – аналарда”

Бүген Балтач районы авылларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчеләре мәркәзебез Казанга килеп,  Бөтендөнья татар конгрессында кунак булдылар. Бирегә килгән 10 гүзәл хатын-кызны “Ак калфак” региональ иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова кабул итте.

Бүгенге көндә Балтач районында “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының 14 бүлекчәсе эшләп килә. Милли хәрәкәттә кайнап, татар хатын-кызлары халкыбызның борынгы гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм мәдәни мирасын саклап калу эшендә зур тырышлык күрсәтә. Бу хакта очрашуда катнашкан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев сөйләде.

“Ак калфак” кебек оешмалар чын татар кызына хас булган сыйфатларны аңлату өлкәсендә бик җаваплы эш алып баралар. Һәм ул зур әһәмияткә ия, чөнки милләтнең киләчәге – аналарда”, – дип рәхмәтен белдерде ул.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*