tatruen
Баш бит / Яңалыклар / I Бөтенроссия “Туган тел” форумы делегатлары Казан буйлап экскурсиядә булдылар
I Бөтенроссия “Туган тел” форумы делегатлары Казан буйлап экскурсиядә булдылар

I Бөтенроссия “Туган тел” форумы делегатлары Казан буйлап экскурсиядә булдылар

2023 елның 12-14 ноябрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә Казанда I Бөтенроссия “Туган тел” форумы оештыра.

Форумга Россия Федерациясенең 28 төбәгеннән һәм Татарстан Республикасы белем оешмаларыннан 800гә якын татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм мөселман дини укыту оешмалары мөгаллимнәре чакырулы. Алар өчен эчтәлекле программа әзерләнгән.

Бүген форум делегатлары Казан һәм Казан Кремле буйлап экскурсиядә булдылар. Экскурсия барышында форум катнашучылары Казанның истәлекле урыннары, тарихы һәм күренекле кешеләре турында бик күп мәгълүмат алдылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*