tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Халкымның күңел хәзинәсе
Халкымның күңел хәзинәсе

Халкымның күңел хәзинәсе

Дзержинск шәһәренең җирле милли-мәдәни татар автономиясендә даими рәвештә төрле эшләр эшләнеп килә, милли рухта байтак чаралар оештырыла. Соңгысы, мәсәлән, 1 ноябрьдә “Халкымның күңел хәзинәсе” дигән исем астында узды. Халкыбызның әдәби хәзинәсен, рухи мирасын, гореф-гадәтләрен саклап калу һәм үстерү максаты белән оештырылган шушы җылы очрашу кичәсенә Спас округы Татар Моклока­сы авылының ак яулыклы алмайлары да чакырылган иде.

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның иҗатына, халкыбызның рухи байлыгы, мөнәҗәтләре белән танышуга багышланган кичәбез бик эчтәлекле булды.

Очрашуны Коръәннең “Ясин” сүрәсе белән башладык, аны Адилә апа Мурта­зина (тумышы белән Тукай авылыннан) бик матур һәм күңелләргә сеңеп калыр­дый итеп укыды.

Кичә барышында Габдулла Тукайның төрле шигырьләре искә алынды, бай­так мөнәҗәтләр әйтелде. Аларны кунак апалар берәм-берәм дә, бергәләп тә яң-гыратты. Мин “Ана догасы”, “Сөбханалла,сөбханалла” дигән шигырьләрне укы­дым, “Пар ат” шигырен Адилә ханым Мах-мутова,“Туган авыл”ны Рәхимә Хафизова матур итеп сөйләделәр.

Аннары Адиля апа Муртазина Мәүлид ае турында эчтәлекле мөнәҗәт укыды.

“Мөнәҗәтләр борынгыдан килгән, шат­лыклы чагында да, берәр борчуы булган­да да халкыбыз алар белән юанган, күңел хисен белдергән. Татар халык иҗатының җәүһәре булган бу әсәрләрне көйгә са­лып та, шигъри формада да әйтеп була”, – диде ул.

Шуннан соң апалар бергәләп «Аятел Көрси» догасын укыды һәм аны мөнәҗәт итеп тә көйләде. Афия апа Салехова, Фатыйма алмай Таштабанова да бик күп төрле мөнәҗәтләр әйттеләр. Татар Моклокасының шагыйрәсе Нәймә ал­май Юнисова “Туган авылым” шигырен сәнгатьле итеп сөйләде, 20 яшьлек Ру­шанга багышлап язган «Балакаем, балам» бәетен көйләде. «Умырзая кебек үрлибез, матур юлдан барсак иде, гомерләр бер генә бирелә, аны заяга уздырмыйк!», – дигән теләкләрен ирештерде ул аларны тәкъдим иткәндә.

Алсу Рәхмәтуллова (Мөтеравыл кызы) әнисе өйрәтеп калдырган “Бәхет догасы” шигырен укыды, аны һәркем күз яшьләрен сөртә-сөртә тыңлады.

Чыгышлар тәмамлангач, кичәбезне тәм-томнар белән мулдан корылган табын артында дәвам иттек. Һәм, беренче итеп, бөтен күңел җылысын, дуслык хисләрен кушып милли ризыклар әзерләгәннәре өчен Галия апа Харисовага, Алсу Рәхмәтулловага һәм Нурия Зайнетди­новага олы рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә.

Дүрт сәгатьтән артык вакыт күз ачып йомганчы үтеп китте, көзге көн кыска булу сәбәпле, кунакларыбыз оештыручылар­га, аеруча автономия рәисе Рамил Әхмәт улы Надюковка зур рәхмәтләрен белде­реп, кайтыр юлга җыенды.

Чыннан да, туган җирдә яшәп, туган телебездә сөйләшеп, халкыбызның күңел җәүһәрләрен барлый һәм аларны киләчәк буыннарга җиткерә алуыбыз белән бәхетле без. Халкыбызның тутыкмас күңел энҗеләрен барлауга юнәлдерелгән бу очрашу һаман да уйландыра, анда әйтелгән мөнәҗәтләр җанга рәхәтлек бирүче аһәң булып, күңел түрендә әле дә яңгырый…

Зөһрә АБДУЛИНА, Дзержинск

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*