tatruen
Баш бит / Яңалыклар / I Бөтенроссия “Туган тел”форумының ачылу тантанасы узды
I Бөтенроссия “Туган тел”форумының ачылу тантанасы узды

I Бөтенроссия “Туган тел”форумының ачылу тантанасы узды

Бүген Казанда I Бөтенроссия “Туган тел” форумы старт алды. Форум “Тәрбия.Белем.Тел” шагыре астында уза.

Тантаналы чараны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров ачып җибәрде. Ул делегатларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде һәм котлады.

– Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан үткәрелә торган дистәләгән проект бар. Ә Бөтенроссия “Туган тел” форумы беренче тапкыр оештырыла. Аерым рәхмәтләрне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка җиткерәбез. Форум аның күрсәтмәсе нигезендә оештырылды. Бүгенге көндә без туган тел укытучыларын милли хәрәкәт вәкиле буларак күрәбез, чөнки сез милләт баласы тәрбиялисез. Сез – безнең өчен терәк! Форумның шигаре итеп юкка гына “Тәрбия.Белем.Тел” шигаре сайланмады. 3 көн дәвамында барлык борчыган сорауларга җавап һәм аның чишелешен бергә табарбыз, дип уйлыйм. Программа туган тел укытучысына татар теле һәм әдәбиятын укыту серләрен өйрәтүгә генә түгел, ә мөгаллимнең тел һәм милләт сакчысы икәнлеген раслауга юнәлтеп төзелде. Бу оештырылган иҗади остаханәләрдә чагылыш табачак. Бүген без сезнең өчен Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы тарафыннан игълан ителгән Дастаннар елы уңаеннан “Идегәй” спектаклен күрсәтәчәкбез. Дастан – ул милли үзаңны чагылдырган милли горурлык чыганагы. Форум эшендә барыгызга да зур уңышлар, бәхет һәм сәламәтлек телим!, – диде ул.

Делегатларны шулай ук Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сәламләде:

– Хәерле кич, хөрмәтле милләтәшләр! Укытучылар һәм остазлар елында без сезгә бүген зур рәхмәтләр әйтәбез. Форум беренче тапкыр үткәрелә. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясе төзелгәннән соң бу безнең беренче очрашуыбыз. 3 көн дәвамында куйган хезмәтебезнең, яшьләрнең, телебезнең киләчәге турында сөйләшәчәкбез. Сез – тел һәм милләт сакчысы. Сез үз хезмәтегездә моны тоеп яшисез. Исәнлек-саулык, матур тормыш, күңел тынычлыгы телим!,- диде ул.

Форумга Россия Федерациясенең 30 төбәгеннән һәм Татарстан Республикасы белем оешмаларыннан татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм мөселман дини укыту оешмалары мөгаллимнәре җыелды.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*