tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Остазлар онытылмый
Остазлар онытылмый

Остазлар онытылмый

1990 елда “Туган як” газетасын гамәлгә куйган һәм 1996 елга кадәр аны җитәкләп барган хөрмәтле Ри­фат абый Ибраһимовны (05.05.1935 – 28.04.2017) туган көне уңаеннан быел Шөбиле каберлекләренә барып ял иттек, хәтем укыттык, Аллаһы Тәгалә изге ниятебезне кабуллардан кылсын иде.

Икенче редакторыбыз кочкопожарлы Рауф абый Абдуллинны да (10.02.1944 – 11.11.2013) уңае чык­кан саен хәтем-дога белән искә алабыз. 2012 елга кадәр “Туган як”ның баш редакторы бу­лып торган остазыбызның арабыздан киткәненә бүген 10 ел инде, әмма ләкин профессиональ газетчы-журналист буларак каләмен кулын­нан төшерми, гомере буе халыкка хезмәт иткән абыебызның якты истәлеген әлегәчә кадерләп саклыйбыз, мирас итеп калдырган гамәлләрен, биргән һөнәри тәҗрибәсен уңышлы кулланабыз, шундый остазларыбыз белән чиксез горурлана­быз, аларга гел рәхмәтле булып торабыз.

Рауф Абдуллович хезмәт юлын совет чорында җирле газетада башлый, ә аның төп өлешен ту­ган җирдән еракларда хәрби журналист булып узганнан соң, полковник дәрәҗәсендә “Туган як” редакциясенә редактор урынбасары булып эшкә килде. Редактор булгач, газетаның финанс яктан стабильлеген тәэмин итү максаты белән, аны өлкә хөкүмәте канаты астына кертте, эш шартларын яхшырту ниятеннән чыгып, икенче автомобиль кайгыртты, шәһәр администрациясеннән аренда­лаган тарихи бинага косметик ремонт ясатты, аны табигый газга тоташтырды.

16 ел дәвамында Нижгар татарлары елъязмасын җитәкләү дәверендә газиз халкыбыз файдасына куй­ган игелекле хезмәте исәбенә Аллаһы Тәгалә Рауф абыйның мәңгелек урынын җәннәт бакчаларыннан әйләде булса кирәк, ә вафатына 10 ел тулу сәбәпле, остазыбызны бүген җылы искә алуыбыз аңа хәтем- дога булып ирешсен һәм рухын шат итсен иде.

Олег ӘНДӘРҖАНОВ

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*