tatruen
Баш бит / Яңалыклар / I Бөтенроссия “Туган тел” форумы дәвам итә
I Бөтенроссия “Туган тел” форумы дәвам итә

I Бөтенроссия “Туган тел” форумы дәвам итә

2023 елның 12-14 ноябрь көннәрендә I Бөтенроссия “Туган тел” форумы уза.

Форумга Россия Федерациясенең 30 төбәгеннән һәм Татарстан Республикасы белем оешмаларыннан 800гә якын татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм мөселман дини укыту оешмалары мөгаллимнәре җыелды.

Бүген делегатлар өчен Арча муниципаль районына бару һәм әлеге җирлектәге белем оешмаларының эшчәнлеге белән танышу каралган. Биредә татар телен уку-укытуга бәйле көнүзәк мәсьәләләргә багышланган төрле педагогик остаханәләр узачак. Шулай ук укытучылар өчен татар милли бизәкләрен төшерү, татар халык ашларын әзерләү, татар декоратив-гамәли сәнгате, татар халык биюе буенча мастер-класслар оештырылачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*