tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа паркка нигез салынды
Яңа паркка нигез салынды

Яңа паркка нигез салынды

Кичә Мәлләтамак авылында тагын бер яңа паркка нигез салынды. “Чаллы икмәге” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Рафаэль Юнысов башлангычы белән оештырылган өмәдә, Мәлләтамак авылының Тукай урамы башында урнашачак парк территориясенә агач үсентеләре утыртылды. Авыл халкы аның башлангычын хуплап каршы алган. Габдулла Тукайга багышланган парк территориясенә чыршы, нарат, каен, тополь, карагай агачлары – барлыгы 500 төп үсенте утыртылган. Шулай ук яз көне утыртылган Хәтер паркының агачлары да яңартылган.

– Өмәдә Мәлләтамак авылы халкы бик актив катнашты, бик күпләр гаиләләре белән килеп ярдәм иттеләр, – дип хәбәр итә авыл җирлеге башлыгы Рузилә Нәсифулина.

Чыганак: muslumirc.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*