tatruen
Баш бит / Яңалыклар / I Бөтенроссия “Туган тел” форумы делегатлары – Арчада!
I Бөтенроссия “Туган тел” форумы делегатлары – Арчада!

I Бөтенроссия “Туган тел” форумы делегатлары – Арчада!

Бүген I Бөтенроссия “Туган тел” форумының икенче көне. Аны Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырды.

Бүген форум делегатлары Арча муниципаль районына килделәр. Алар Арча шәһәре 6 номерлы  урта гомуми белем бирү  мәктәбендә һәм Арча муниципаль районы Габденнасыйр Курсави исемендәге күппрофильле лицеенда татар телен уку-укытуга бәйле көнүзәк мәсьәләләргә багышланган төрле педагогик остаханәләрдә катнашалар.

Делегатларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде.

– Хәерле көн, хөрмәтле милләттәшләр! Иң беренче чиратта, безне шулай җылы кабул иткән, татар дөньясына 200 дән артык мәгърифәтче, зыялы бүләк иткән данлыклы Арча районына, оештыручыларга зур рәхмәтләрне җиткерәбез. Без форумга милли мәгариф мәсьәләләре хакында гына сөйләшергә җыелмадык. Игътибар иткәнсездер, бу – “Туган тел” форумы. Форумның 3 төп нигез сүзе бар – тәрбия, белем, тел. Биредә татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән беррәттән татар милли-мәдәни һәм дини оешмаларның мөгаллимнәре дә бар. Бу форум – сезне бер мәйданга туплый торган яңа проект. Бу җыенның колачы күпкә киңрәк. Татар теле һәм әдәбияты укыту методикасын сез яхшы беләсез, ә менә дәрестән тыш та милләт баласын тәрбияләү ысуллары һәм милли үзаңны үстерү хакында безнең әле сезгә әйтер сүзебез бар, – диде ул.

Форумга җыелган Россия Федерациясе мәгариф идарәсе органнары вәкилләре, татар милли-мәдәни автономияләре һәм җирле татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре,  мәгариф идарәсе җитәкчеләре,  мәктәп директорлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен “Арча җире –Тукай ягы” музыкаль чарасы тәкъдим ителде.

Көн дәвамында татар телен уку-укытуга бәйле көнүзәк мәсьәләләргә һәм милләт баласын тәрбияләгү багышланган төрле педагогик остаханәләр узачак. Шулай ук катнашучылар «Шәҗәрә – нәсел дәвамчылыгы», «Халкыбызның күңел бизәкләре», «Милли чигү», «Театр яктылыкка, нурга илтә» күргәзмәләре белән танышачаклар.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*