tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җыры калды йөрәкләрне назларлык
Җыры калды йөрәкләрне назларлык

Җыры калды йөрәкләрне назларлык

Актаныш тамашачысы милләтебезнең легендар җырчысы, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе Лауреаты Әлфия апа Авзалованың якты истәлегенә багышланган спектакльне тамаша кылды.

Муниципаль драма һәм комедия театры үзешчәннәре сәхнәләштергән әсәрнең авторы да — танылган якташыбыз, абруйлы әдибә, Яр Чаллы татар драма театрында хезмәт куючы Айгөл Әхмәтгалиева. Спектакльне ТР атказанган артисты, җирле театрның баш режиссёры Нур Хөсәенов куйды.

Ахырдан сүзне районыбыз башлыгы Ленар Зарипов алды:

— Без бик тирән эчтәлекле әсәрне карадык. Чыннан да монда һәрбер кеше үзенең хис-кичерешләре тамаша кылгандыр. Мин мәсәлән, үзем: Әлфия апа, Хәнәви абый, әти-әни һәм үзем, бишәүләп чәй эчкән чакларны искә төшердем. Күпләрнең мәшһүр җырчыбыз белән бәйле истәлекләре яңаргандыр.

— Безнең урындагы театр спектакльне шундый югары профессионализм белән куйган, чыннан да бу шедевр! Әлфия апабыз Авзалованың рухына изге дога булып ирешсен. Үзебезнең язучыбыз кую — үзе бер горурлык. Аллага шөкер, районыбыз талантларга бай як. Иҗат уңышлары күп булсын, диде ул.

Әйтергә кирәк, спектакль музыкаль эпизодлар белән шактый баетылган, Әлфия апаның да тавышын ишетеп булды, төп рольны башкаручы булган, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия Хөсәенованың тембрында бөек артисткабыз чаткылары булуы да күпләрнең җанына хуш килгәндер. Лилия ханымны халыкчан тавышлы җырчы буларак кына түгел, ә артистка буларак та күрү — куанычлы!

— Тарихи вакыйга, үзебезнең актёрлар, үзебезнең якташ язучыбыз белән бер команда булып эшләдек, Әлхәмдүлилләһ! Сез булсагыз гына, газиз тамашачылар — без барбыз, диде Нур Хөсәенов.

— Ике ай эчендә, көнне-төнгә ялгап, әмма бик яратып яздым әсәрне. Мин язган әйбер Әлфия апаның рухын сөендерерлек булсын иде. Әле сәхнәдә тәүге куелышы. «Беренче коймак — төрле була», диләр. Ләкин әсәрнең куелышы белән бик кәнәгать мин. Режиссёр — мине, мин — аны, аңлаганмын кебек тоела. Ә бит без аның белән хәбәрләшеп, аралашып эшләмәдек. Спектакльнең киләчәге булыр, тамашачыдан энергия җыя-җыя тагы да шомарыр. Тагы берничә тапкыр уйнасалар, спектаклебез — зөбәрҗәт кашлы йөзеккә әверелер, дип бәян итте «Актаныш-информ» журналистларына әңгәмә вакытында Айгөл Әхмәтгалиева.

Чыганак: aktanysh-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*