tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Көрәшче булсаң, Гилаев кебек булырга кирәк…”
“Көрәшче булсаң, Гилаев кебек булырга кирәк…”

“Көрәшче булсаң, Гилаев кебек булырга кирәк…”

Үзенең гәүдә төзелеше белән дә (көрәшче карьерасында 90 һәм 100 кг.га кадәрге үлчәүләрдә генә көрәшә ул), келәмдәге алымнары белән дә, үз-үзен тотышы белән дә. Һәм, әлбәттә, җиңүләр саны буенча да. Көрәшче каны гомеренең шактый өлешен хуҗалык рәисе булып эшләгән әтисе Таһирдан, бабасы Гыйлаҗетдиннан килә, чөнки алар тирә-як авылларында мәйдан тотканнар. Айрат та Сабан туйларына биш яшеннән чыгып көрәшә. Чаллыга күчеп 7нче класста укыганда, егет танылган тренер Александр Кузнецов җитәкчелегендә грек-рим көрәше секциясенә йөри башлый. 17 яшендә бөтенроссия ярышларын отып, спорт остасы исеменә лаек була. Көчле техник алымнар, сыгылмалылык әнә шул спорт төреннән күчкәндер аңа. (Сүз уңаенда, Гилаев Александр Кузнецовны көрәш ярышларында да гел беренче булып яза иде.)

Әлбәттә, көрәшчеләр шәһәре булып саналган Чаллының татарча көрәш тренерлары да аңа игътибар итә. Җитмәсә, егет Сабан туйларында да бил алышып, җиңүләр яулый башлый. Татарстанның атказанган тренерлары Фрил Әхмәтов белән Рәкыйп Фәйзуллин аны «Челныгорстрой» тресты спорт залына чакыралар. Өч елдан милли төребез буенча да спорт остасы нормасын үти Айрат. Билгеле булганча, 1996 елдан башлап ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы карары белән республика ярышларында һәм Россия беренчелегендә билгеле бер санда җиңү яулаган көрәшчеләргә “Татарстанның атказанган спорт остасы” дигән мактаулы исем бирелә башлый. Анысына да ирешә Айрат Гилаев. Хәтта нормативны берничә “атказанган”лыкка арттырып та үти. Кызганыч, соңрак Татарстанның үз спорт осталары да, үз атказанганнары да калмый – исемнәр бирү туктатыла. Ә бит аны алу өчен никадәр тырышлык, үҗәтлек, осталык сорала иде.

Хәер, мактаулы исемнәр белән генә билгәнми спортчының дәрәҗәсе. Халык арасында мәхәббәт яулау кирәк башта. Айрат Гилаев шундыйлардан. “Ул келәмгә елмаеп килеп чыга, көндәшенә кулын биреп исәнләшә һәм ашыкмыйча гына сөлгесен аның биленә сала. Ә инде судья сыбызгысын сызгыртып алышны башларга рөхсәт бирүгә, Айрат көндәшен җирдән күтәреп ала да гәүдәсе аша әйләндереп, келәмгә аркасы белән китереп сала. Аның белән ахырга кадәр бил алышырга бик азларының гына куәте җитә”, дип язылган аның көрәше турында татар көрәшенең энциклопедиясенә әйләнгән “Без – көрәшче халык” китабында.

Айрат Гилаев бик күп ярышларда абсолют батыр исеменә лаек була. 90, 100 килограммга кадәрге үлчәүдә көрәшкән көрәшчегә батыр исемен яулау өчен үзеннән бик күпкә авыррак булган көрәшчеләр белән алышырга туры килә. Күз алдымда һаман да бер ярыш тора. 2005 елда, Казанның меңъеллыгына багышлап, “Баскет-холл”да билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионаты уза. Нәкъ менә бу бәйгедә әлеге яңа спорт төрен ике төргә бүләләр: татарча көрәшкә якын булган классик стильгә һәм аяк чалулар рөхсәт ителгән ирекле стильгә. Айрат үз авырлыгында (97 килограммы белән авыр үлчәүдә чыгыш ясый!) чемпион булып таныла. Соңгы алышларның берсендә Айратка Башкортстанның легендар көрәшчесе, үзеннән 55 килога авыррак Алып батырдай гәүдәле Юрий Сабанов белән көрәшергә туры килә. Зал Татарстан көрәшчесенең җиңәренә ышанмый, өметләнә генә. Һәм Айрат бу өметләрне аклый да. Ә соңрак ул абсолют батыр исеме өчен дә көрәшеп, билбаулы көрәштә беренче (бердәнбердер бәлки) тапкыр бирелгән тәкәгә ия була. Әнә шулай, матур көрәш белән генә яулана ул халык мәхәббәте.

Әйткәнебезчә, Сабанов белән дә, башка көчле, үзеннән авыррак көрәшчеләр белән дә Айратка шактый көрәшергә туры килә. Кызганыч, мондый көрәшләр эзсез узмый. Героебыз өч тапкыр аягына операция ясата. Өченчесеннән соң инде келәм белән, көрәш белән хушлашырга туры килә. Хәер, Айрат көрәш белән хушлашмады. Аны һаман да төрле бәйгеләрдә Чаллы командасы өчен җан атучы буларак күрәбез. Аны үзенең яшьрәк келәмдәшләре әле дә “Витязь” спорт залына чакыралар. Ансыз булмый, яшь буын нәкъ менә Айрат Гилаев кебек батырлар үрнәгендә тәрбияләнергә тиеш…

Айрат Гилаев тумышы белән Тукай районы Ташкичү авылыннан (13.11.1973). Грек-рим көрәше буенча спорт остасы. Милли көрәш буенча Татарстанның Атказанган спорт остасы. 10 тапкыр Татарстан чемпионы (1995, 1998, 1999, 2000, 2001, 2002, 2003, 2004, 2005, 2009). Муса Җәлил турнирларында рекордлы җиңүләр (12 тапкыр) яулаган көрәшче. Күп тапкырлар Россия чемпионы (10 тапкыр), билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионы (2005).

Чыганак: shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*