tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туган тел укытучылары осталык дәресләрендә булдылар
Туган тел укытучылары осталык дәресләрендә булдылар

Туган тел укытучылары осталык дәресләрендә булдылар

Бүген I Бөтенроссия “Туган тел” форумының икенче көне. Аны Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырды. Бүген форум делегатлары Арча муниципаль районына килделәр.

Арча шәһәре 6 номерлы  урта гомуми белем бирү  мәктәбендә һәм Арча муниципаль районы Габденнасыйр Курсави исемендәге күппрофильле лицеенда делегатлар “Каз өмәсе”, “Укучыларыбыз, укытучыларыбыз мәктәп горурлыгы”, “Халкыбызның күңел бизәкләре”, “Токмач кисү”, “Тел дигән дәрья бар, төбендә энҗе-мәрҗән бар”, “Мәктәп урманчылыгы аша аң һәм тәрбия бирү тәҗрибәсеннән” күргәзмәләре белән таныштылар. Биредә мәктәп укытучыларының, укучыларының, аларның әти-әниләренең кул эшләре дә тәкъдим ителгән иде.

Шулай ук форум катнашучылары милли мәгариф һәм тәрбия мәсьәләләренә караган темаларга чыгышлар тыңладылар, үзара тәҗрибә уртаклаштылар.

Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова укытучылар өчен “Өчпочмак” пешерү осталык дәресе күрсәтте. Шулай ук алар татар милли бизәкләрен төшерү, татар декоратив-гамәли сәнгате, татар халык биюе буенча мастер-классларда катнаштылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*