tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Идел бит ул…
Идел бит ул…

Идел бит ул…

27 мартта – Халыкара театр көнендә Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган II республика конференциясе җиңүчеләре Фатиха Аитова исемендәге 12 нче гимназиядә узган “Идел бит ул…” дип исемләнгән бәйрәм тантанасын тамаша кылды.

Аның иҗаты – Идел кебек киң…

Фикерләре – Идел кебек тирән…

Аның исеме – Идел кебек мәңгелек!..

Бүләкләү тантанасы “Голос. Дети” проекты ярымфиналисты Сәидә Мөхәмәтҗанова башкаруында “Су буйлап” җыры белән башланып китте…

Әлеге конференция беркемне дә битараф калдырмады. Сайлап алу этабында 700дән күбрәк укучы катнашты!

Быел Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган конференция икенче тапкыр уздырылды. Аны гамәлгә ашыручылар:

  • Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты;
  • Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы;
  • Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе;
  • Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры;
  • Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназия.

Конференциядә катнашучылар өч төрле номинациядә көч сынашты. Аларның фәнни-иҗади эшләрен республиканың күренекле сәнгать әһелләре, журналистлары һәм галимнәре бәяләде.

Конференция җиңүчеләрен конференциянең жюри рәисе – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, халык шагыйре Разил Вәлиев, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы Нәҗибә Ихсанова, Казан федераль университетының гаммәви коммуникацияләр һәм социаль фәннәр Институты профессоры Васил Гарифуллин, Туфан аганың кызы – журналист Әлфия Юнысова, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры директоры Илфир Якупов тәбрикләде. Конференциянең 54 җиңүчесенә истәлекле статуэткалар һәм Туфан Миңнуллинга багышланган затлы китаплар тапшырылды.

Бәйрәм тамашасы автор башкаручы, мәхәббәт җырчысы Илназ Сафиуллин, халыкара бәйгеләр лауреатлары Алмаз Әхмәтҗанов, Җәмилә һәм Илдар Габитовлар, “Сәйдәш” бию ансамбле чыгышлары белән үрелеп барды.

Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган бәйрәм – Тау ягының мәгърур Иделе, аның батыр улы турында кыска хикәят булды. Алда әле сүзләр күп булыр… Рәхмәт Сезгә, Туфан ага!

Конференцияне Оештыру комитеты

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*