tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Идел буе федераль округының татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре тарихи Шихан тавы белән таныштылар
Идел буе федераль округының татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре тарихи Шихан тавы белән таныштылар

Идел буе федераль округының татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре тарихи Шихан тавы белән таныштылар

Бүген Идел буе федераль округының татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре Саратов өлкәсенә җыелдылар. Программа кысаларында алар Усть-Курдюм авылында булдылар. Биредә Россия төбәкләреннән җыелган татар активы Алтын Урда чорына караган табылдыклары белән танылган тарихи  Шихан тавы, 2000 елда төзелгән Әминә мәчете, шулай ук 1991 елдан Сабантуй уздырылып килүче мәйдан белән таныштылар.

Исегезгә төшерәбез, бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Саратов өлкәсендә Идел буе федераль округының татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән җыелыш уздырачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*