tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге Саратов шәһәрендәге татар балаларына китаплар бүләк итте
Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге Саратов шәһәрендәге татар балаларына китаплар бүләк итте

Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге Саратов шәһәрендәге татар балаларына китаплар бүләк итте

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе  Данис Шакиров Саратов өлкәсенә сәфәре барышында, татар телендә тәрбия һәм белем бирүче мәгариф учреждениеләре белән дә танышты. “Чишмә” татар балалар бакчасында кунакларны милли ризыкларыбыз һәм туган телдә шигырьләр, җырлар башкарып каршы алдылар. Ул Саратов шәһәрендә 1994 нче елда ачылган иде.

Мәктәпкәчә учреждение эшчәнлеге белән Саратов өлкәсенә Идел буе федераль округыннан җыелган татар оешмалары активы да танышты. Бакчага 3-7 яшькәчә 120 сабый йөри.  Тәрбиячеләр кунакларга балалар белән алып барыла торган тәрбия эшләре хакында сөйләде. Алар милли гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны саклап, нәниләр белән “Нәүрүз”, Сабан туе”, “Карга боткасы” кебек бәйрәмнәр дә оештыра. Очрашу ахырында Башкарма комитет җитәкчесе Данис Шакиров “Чишмә” балалар бакчасына татар телендә балалар өчен китаплар бүләк итте.

Чираттагы очрашу Саратов шәһәренең Советлар Союзы Герое Гаяз Рамаев исемендәге татар гимназиясендә узды. Саратов шәһәрендә ул 1992 нче елда милли мәктәп буларак ачыла. 2020 нче елдан  Советлар Союзы Герое Гаяз Рамаев исемендәге татар гимназиясе буларак эшли. Балаларга фән кандидатлары, атказанган укытучылар белем бирә. Гореф-гадәтләребезне, туган телебезне саклау өчен күп эш башкарыла.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакировны һәм Идел буе федераль округыннан килгән татар оешмалары җитәкчеләрен гимназиядә милли рух белән каршы алдылар. Кунаклар татар теле дәресе барышын карады, гимназия эшчәнлеге белән танышты.

Исегезгә төшерәбез, Данис Шакиров бүген Саратов өлкәсе вице-губернаторы – Губернатор администациясенең аппарат җитәкчесе Игорь Пивоваров белән очрашуда да әлеге гимназия белән бәйле мәсьәләне күтәрде. Гаяз Рамаев исемендәге татар гимназиясенә укыту бүлмәләре җитми. Чөнки биредә белем алырга теләүче татар балалары шактый. Игорь Пивоваров мәсьәләне хәл итү буенча эш алып барылачагын әйтте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*