tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Идел” халыкара башкорт һәм татар җыры фестивале узды
“Идел” халыкара башкорт һәм татар җыры фестивале узды

“Идел” халыкара башкорт һәм татар җыры фестивале узды

Уфада 17 ноябрьдә “Башкортстан” дәүләт концерт залында “Идел” халыкара башкорт һәм татар җыры фестивале узды.

Бу матур мәдәни чарага Башкортстан, Татарстан республикаларыннан, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләреннән, Үзбәкстан, Грузиядән 60 лап башкаручы килгән иде.

Бәйгедә “башкорт халык җыры”, “татар халык җыры”, “академик башкару”, “автор-башкаручы”, “балалар башкаруында халык җыры”, “эстрада җыры” номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнде. “Башкорт халык җыры” номинациясендә җиңүче дип табылган Алмас Сирусин һәм Алмас Хөсәеновкә “Татар моңы” конкурсына чакыру тапшырылды.

Чараның кунаклары итеп, Идрис Газиев, Зилә Сөнгатуллина, Флүрә Килдиярова, Айгөл Сагынбаева, Филүс Каһиров, Рәфис Сирусин, Нурзидә Абизова, Руслан Габбасов һәм башка танылган башкаручылар чакырылган иде.

Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән бәйгегә катнашучыларны һәм җиңүчеләрне БТК БК рәисе урынбасары Марс Тукаев сәламләде.

Конкурсны 2011 елдан бирле «Идел» Коммерцияле булмаган мәдәниятне үстерү фонды, Башкортстан һәм Татарстан Мәдәният министрлыклары, Бөтендөнья татар конгрессы, Башкортстан Республикасы Матбугат һәм гаммәви мәгълүмат чаралары агентлыгы, Уфа шәһәре хакимияте белән берлектә уздыра.

Чараның максаты – башкорт, татар халык һәм эстрада җырларын пропагандалау, шулай ук Россиянең башка төбәкләре һәм чит илләрдә яшәүче башкаручылар, җыр авторлары белән иҗади элемтәләр урнаштырудан гыйбарәт.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*