tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Идел-Урал” төрки халыклар җәмгыятенең яшьләр бердәмлеге бүлеген татар яшьләре җитәкләде
“Идел-Урал” төрки халыклар җәмгыятенең яшьләр бердәмлеге бүлеген татар яшьләре җитәкләде

“Идел-Урал” төрки халыклар җәмгыятенең яшьләр бердәмлеге бүлеген татар яшьләре җитәкләде

Истанбулдагы Идел-Урал төркиләренең мәдәният һәм ярдәмләшү җәмгыятенең яшьләр бердәмлеге бүлеген Төркиядәге татар яшьләре алып барачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә җәмгыять вәкиле Айгөл Галиуллина хәбәр итте.

Җәмгыять очрашуында унбишләп кеше катнашкан. “Күбесе килә алмады, башка шәһәрләрдә яшәүче татарлар да бар. Без алар белән төрле чараларда танышып-аралашып торабыз”. – дип сөйләде Айгөл Галиуллина.

“Төркиядәге татар яшьләре белән очрашуда күбесенчә киләсе елга яңа чаралар, проектлар, симпозиумнар уйланылды. Күбрәк татар теле игътибар үзәгендә булды”, – ди диаспора вәкиле.

Айгөл Галиуллина сүзләренчә, Төркиядә төрле татарлар бар. “Күбесе монда туып үскән, әти-әниләре яисә әби-бабайлары күчеп киткән булган, кайберләре укырга керергә килгән, кайберләре өйләнеп калган”, – диде ул.

  • Идел-Урал төрки халыклар мәдәният һәм ярдәмләшү җәмгыяте 1955 елда оештырыла. Төп максаты – туган телне, гореф-гадәтләрне саклап калу, чит илдә яшәүче татарлар һәм башкортларны туплап, Татарстан белән элемтәдә булу. Җитәкчесе – Гөлтан Ураллы.

 

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*