tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Идел йолдызлары” балалар фестивале узды
“Идел йолдызлары” балалар фестивале узды

“Идел йолдызлары” балалар фестивале узды

Ю.А. Гагарин исемендәге Сарытау шәһәренен дәүләт техник университетынын актлар залында бүген “Идел йолдызлары” татар балалары  фестивале узды. Фестиваль укытучы һәм остаз елына багышланды. Бәйрәмдә төрле өлкәләрдән балалар катнашты: Астрахань шәһәреннән 28 нче мәктәп, Пенза өлкәсе Селәү авыл мәктәбе, Татарстан Республикасынын Пәрәү авыл мәктәбе, Ульяновск өлкәсенен Дмитровград шәһәренен Г.Тукай исемендәге 22 нче мәктәп, Саратов өлкәсе Пугачев шәһәренен 4 нче мәктәбе, Саратов өлкәсенен татар авыллары мәктәпләре, Аткарск шәһәре, 154 нче балалар бакчасы катнашты.Балалар татар җырларын башкардылар, шигырьләрен сөйләделәр, биеделәр, музыкаль уен коралларында уйнадылар, әсәрләр сәхнәләштерделәр.

Кунаклар Мавлютова Антонинанын кул эшләре белән таныштылар, гимназия балаларынын ясаган рәсемнәрен карадылар, милли ашлар белән сыйландылар.Фестиваль татар теле, милли мәдәният бәйрәменә әверелде. Катнашучы балалар үзләренен осталыклары белән тамашачынын күнелен яулап алдылар.Фестивальнен хөрмәтле кунаклары: Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесенен урынбасары Зиннатуллин Р.Р., Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районынын мәгариф идарәсе җитәкчесе Әхмадуллин И.И.,Саратов өлкәсенен эчке сәясәт һәм иҗтимагый мөнәсәбәтләр министрылыгынын милли һәм дини оешмалар белән эш итү бүлегенен җитәкчесе Лещенко Т.И.,Саратов өлкәсенен дини идарә башлыгынын урынбасары, “Шейх-Сәид” мәдрәсәсе директоры Кузяхметов Р.М.,Саратов шәһәре Идел буе районынын мәгариф бүлеге җитәкчесе Топоркова Л.Н., Дәүләт Думасы депутатынын ярдәмчесе Аблязов И.Ш.,Региональ татар милли мәдәни автономиясенен Башкарма комитеты  рәисе Мадьяров М.Р.,Региональ татар милли мәдәни автономиясе Башкарма комитеты  рәистәше Хәкимов З.Ш.,Фестивальда катнашучыларнын барысы да дипломнар һәм призлар белән бүләкләнделәр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*