tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Тукайга мәхәббәт илә…» дип исемләнгән конкурска нәтиҗә ясалды.
«Тукайга мәхәббәт илә…» дип исемләнгән конкурска нәтиҗә ясалды.

«Тукайга мәхәббәт илә…» дип исемләнгән конкурска нәтиҗә ясалды.

27 апрель көнне Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә «Тукайга мәхәббәт илә…» дип исемләнгән IV Бөтенроссия шигырь сөйләүчеләр конкурсына нәтиҗә ясалды.
Тантана Казанның Абдулла Алиш исемендәге 20 нче татар гимназиясе укучылары Габдулла Тукайның Пар ат җыры белән башланып китте.
Тукайга мәхәббәт илә…» дип исемләнгән бәйге татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай шигырьләре буенча һәм “Туган телем” дигән номинацияләр буенча оештырылды.
Конкурска 230 га якын эш кабул ителде. Балалар бакчаларыннан башлап,мәктәп, гимназия, лицей, техникум,төрле уку йортлары, оешмалар катнашты. Чит төбәкләрдән Түбән Новгород, Әстерхан, Оренбург өлкәләреннән, Мәскәү каласыннан, Татарстанның Баулы, Саба, Әлки, Теләче, Балтач, Арча, Питрәч, Мамадыш, Буа, Әлмәт ,Чүпрәле,Әтнә, Чирмешән, Сарман,Биектау, Чистай, Кама тамагы районнарыннан, Түбән Кама,Чаллы, әлбәттә Казан шәһәреннән укучылар, укытучылар, студентлар Габдулла Тукай шигырьләрен сөйләгән видеоязмалар җибәрде.
Бүген чыгыш ясаган һәр укучыга ир-малайларга Тукай түбәтәе, кыз балаларга калфак бүләк ителде.
“Тукайга мәхәббәт илә” республика конкурсын оештыручылар:
Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге, Татарстан Дәүләт Советының “Мәрхәмәт-Милосердие” хатын-кыз депутатлары берләшмәсе, Казан шәһәре мәгариф идарәсе, Татарстан Язучылар берлеге, ЮНЕСКО дөнья мәдәнияте институты, Бөтендөнья татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе, “Ак калфак” татар хатын-кызларының Казан бүлеге, Әлки районы “Якташлык”җәмгыяте.
“Тукайга мәхәббәт илә” республика конкурсы Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән оештырылды.
Быелның октябрь аенда “Сәүдәгәрләр һәм меценатларга” багышланган халыкара конференциядә Дәрдемәнд премиясе биреләчәк.
Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге уздырган төрле дәрәҗәдәге бәйге, конференция, олимпиада, фестивальләрдә зур уңышларга ирешкән, татар телен яхшы белгән, мәктәптә яхшы билгеләргә укыган, сәләтле бер мәктәп укучысына ХХ гасыр башының бөек татар шагыйре, җәмәгать эшлеклесе, иганәче, сәнәгатькәр, алтын прискалар хуҗасы Дәрдемәнд премиясе биреләчәк.
Бүгенге тантананы Россия кооперация университеты ректоры, Татарстан Дәүләт Советының “Мәрхәмәт-Милосердие” хатын-кыз депутатлары берләшмәсе җитәкчесе Алсу Рөстәм кызы Нәбиеваны ачып җибәрде.
Тантананың мәртәбәле кунагы ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Готыф улы Әхмәтов булды.
Г.Тукайның “Әллүки” шигырен “Иң гүзәл” Яз Гүзәле исеменә лаек булган, Казан кооператив институты студенты Лиана Гарипова яңгыратты. Скрипкада Татарстанның атказанган артисты Марат Әюпов уйнады.
Тәбриләү сүзләре белән Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, танылган шагыйрә Илсөяр Ихсанова, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Разил Ринат улы Зиннатуллин, Бөтендөнья татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе Башкарма директоры Фәрит Яскар улы Уразаев чыкты.
Конкурста беренче урыннарны яулаучылар чыгыш ясады.
Казанның 111 нче рус-татар урта гомуми белем бирү мәктәбе 7 нче сыйныф укучысы Ильназ Кадыйров һәм Казан мәдәният һәм сәнгать институты студенты, җырчы Рөстәм Егоров белән Г.Тукай сүзләренә язылган “Шагыйрь” шигырен сөйләде һәм җырладылар.
Балтач районы Түбән Сосна авылының 2 нче сыйныф укучысы Эмиль Закиров Г.Тукайның“ Эш беткәч уйнарга ярый” шигырен сөйләде.
Түбән Кама районы Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназинең 3 сыйныф укучысы Самат Миннегалиев, Казан педагогия коллияте студенты Айгөл Ваһапова, Казаннан Әнвәр һәм Азамат Хәертдиновлар, Әтнә районы Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме мәктәбенең 8нче укучысы Ислам Хөсәенов,
Казанның Фатыйха Аитова исемендәге 12 нче гимназиясе укучысы Эльмира Розыева Габдулла Тукай һәм Тукайга багышлап үз шигырьләрен сөйләде.
Габдулла Тукайның шигырьләре дөньяның төрле кыйтгаларында яңгырый! Аның әсәрләре гарәп, француз, венгр, инглиз, немец, япон һәм тагын күп телләргә тәрҗемә ителгән. Кайда гына, нинди генә телдә укылса да, Тукай сүзе үзенең яңгырашын, аһәңен, әһәмиятен югалтмады һәм югалтмаячак.
Россия кооперация университеты тырышлыгында бу көннәрдә генә Сказки Г.Тукая””Тукай әкиятләре” ди китап нәшир ителде. Беренче басмаларын Тукайга багышланган бәйрәмгә килгән кунакларга тапшырдылар.
Татар мәдәнияте белән актив эшчәнлек алып барган мәктәп –гимназия директорларын чакырылган иде. Россиядә педагог һәм остазлар елын исәпкә алып аларга Юнесконың дөнья мәдәнияте институты тарафыннан рәхмәт хатлары тапшырылды.
Түбән Новгород өлкәсенең Садекова исемендәге Зур Рбишча мәктәбе директоры Гөлнара Фәхретдинова, Казанның Абдулла Алиш исемендәге 20 нче татар гимназия директоры Рәхимә Арсланова, Казанның 149 нчы лицей директоры Фирдәвез Вафинага Россиядә педагог һәм остазлар елын исәпкә алып Юнесконың дөнья мәдәнияте институты тарафыннан рәхмәт хатлары тапшырылды.
Татарстанның атказанган артистлары Гүзәл һәм Ильназ Бах гаиләсе башкаруында халык җыры яңгырады.
“Тукайга мәхәббәт илә… конкурсының Җюри рәисләре әдәбиятчы-галим, филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп Миңнегулов, шагыйрә Фәүзия Солтан иде. Һәр дипломны үз куллары белән татар мәдәнияте уздырган уздырган “ Шәҗәрәм” конкурсының җюри рәисе, олпат зат Нәҗип Исмәгыйлев (Наккаш) язды.
Һәр катнашучыга дипломнар тапшырылды. «Тукайга мәхәббәт илә…» дип исемләнгән IV Бөтенроссия шигырь сөйләүчеләр конкурсының гала –концерты Габдулла Тукайның “Туган тел” җырын берлектә башкару белән төгәлләнде.
Флюра Абдуллина
Казан кооператив институтының
Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*