tatruen
Баш бит / Яңалыклар / IХ Халыкара татар теле олимпиадасы Гран-при иясен Төркия Сабан туенда бүләкләделәр
IХ Халыкара татар теле олимпиадасы Гран-при иясен Төркия Сабан туенда бүләкләделәр

IХ Халыкара татар теле олимпиадасы Гран-при иясен Төркия Сабан туенда бүләкләделәр

Төркиядәге татар авылы Османиядә үткән Сабан туенда Искешәһәр татар җәмгыяте IХ Халыкара татар теле һәм әдәбияты олимпиадасында Гран-прига ия булган төрек кызы Гамзә Нур Налбантны котлап, Рәхмәт хаты белән бүләкләде.

Гамзә Нур Налбантка Искешәһәр татар җәмгыяте һәм авыл халкы исеменнән бүләкне Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиле урынбасары Альберт Ялышев тапшырды.

«Безнең ана телебезне өйрәнгән, аны югары дәрәҗәдә камилләштергән һәм ана ватаныбыз –Татарстанда зур бүләкләр алуга ирешкән Гамзә Нур – безнең барыбызга да үрнәк. Ул – Искешәһәрнең горурлыгы», – дип сөйләде Искешәһәр татар җәмгыяте рәисе Ведат Догу.

«Бүген миңа шундый зур бәйрәмдә, йөзләгән кеше каршында бүләк бирерләр дип көтмәгән идем. Көтелмәгән куаныч булды. Бик шатландым һәм горурландым. Җиргә иңгән беренче аятьтә, үзеңне юктан бар иткән Аллаһның исеме белән укы, кем икәнеңне бел, диелгән. Мин үземне, кем икәнлегемне беләм. Динемне, милләтемне беләм. Максатым – төрки телләрне саклауга, киләчәккә илтүгә хезмәт итү, гомерем буе татар теленә хезмәт итәсем килә. Тагын бер тапкыр сайлаган юлымның дөрес булуына инандым», – дип сөйләде Гамзә Нур «Татар-информ»ның Төркиядәге хәбәрчесенә.

Гамзә Нур Налбант быел Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы үткәргән халыкара татар теле һәм әдәбияты олимпиадасында Гран-при яулады, бүләк аңа Казанда махсус тантанада тапшырылды.

Үзе теләп татарча өйрәнгән төрек кызы Гамзә Нур – Османгази университеты студенты, тюркология бүлегендә магистратурада укый, быел беренче курсны тәмамлый. Магистратура диссертациясендә XVI-XVII гасырлардагы татар теле белән бүгенге татар теле арасындагы аерманы тикшерергә уйлый.

Рушания Алтай

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*