tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кайгы уртаклашу
Кайгы уртаклашу

Кайгы уртаклашу

Татар дөньясы зур югалту кичерә. Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы, Европа Берлеге илләрендә яшәүче татарларның “Европа татарлары альянсы” Халыкара берлеге җитәкчесе, озак еллар дәвамында Литва Республикасы Клайпеда шәһәрендәге “Нур” татар оешмасын җитәкләгән гаярь һәм фидакарь шәхес, җәмәгать эшлеклесе  Флюр Шәрипов бакыйлыкка күчте.

Милләтебез өчен Флюр әфәнденең вафаты зур югалту. Ул Европада яшәүче милләттәшләребезне берләштерү эшен башлап җибәреп, бу юнәлештә туктаусыз хезмәттә булды.

“Күп илләрдә булдым, Европа илләрендә дә, Америкада, Азиядә дә булдым, әмма Татарстан – иң матур урын. Татар халкы – матур кешеләр, эш сөючән, кунакчыл, толерант, тәртипле халык. Мин үземнең татар булуым белән горурланам”, дип кабатларга ярата иде Флюр Шәрипов.

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы исеменнән мәрхүмнең гаиләсе, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашам һәм сабырлык телим. Урыны җәннәттә булсын.

Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессының
Милли Шура рәисе                                                                 В.Г. Шәйхразыев

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*