tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ике ел элек Камышлыда “Туган як” дип аталган иҗ­тимагый оешма барлыкка кил­гән иде…
Ике ел элек Камышлыда “Туган як” дип аталган иҗ­тимагый оешма барлыкка кил­гән иде…

Ике ел элек Камышлыда “Туган як” дип аталган иҗ­тимагый оешма барлыкка кил­гән иде…

Ике ел элек Камышлыда “Туган як” дип аталган иҗ­тимагый оешма барлыкка кил­гән иде. Аның президенты Раилә Сафина, директоры Рөстәм Хисмәтов һәм оешма активистлары туган якны өй­рә­нү, нәсел шәҗәрәләрен төзү һәм  үстерү, гаиләдәге элемтә­ләр­не һәм буыннар бәйләне­шен ныгыту гамәлләрен оешма­ның төп бурычлары итеп алган­нар. Ике ел эчендә бу юнәлештә байтак эшләр башкарылган да инде.

– Мәсәлән, мәктәп ба­лалары үз гаиләләренең нәсел шә­җәрәләрен төзеделәр. Ан­да әби-бабаларының исемнә­реннән баш­ка нинди һөнәр ия­ләре булуы, кайда эшләүләре ту­рында язылган. Бөек Ва­тан сугышында катнашкан, тыл­да хезмәт иткән туганнары ту­рында да мәгълүмат бар. Ба­лалар, һичшиксез, бик зур эш башкарып чыктылар. Шуңа да җиңүчеләрне онлайн рәвештә генә билгеләп үтәсе килми. Эпидемиологик вазгыять ях­шыру белән, нәсел бәйрәме оештырып, тантаналы рә­вештә тәбрикләячәкбез, — дип сөйли Раилә ханым.

“Туган як” оешмасы рай­онның топонимик (географик атамалар) электрон картасын булдыру өстендә дә эш алып бара. Шактый авылларда ак­тивистлар тырышлыгы белән чишмәләрнең, елгаларның, кал­кулыкларның, урамнарның һәм башка географик объектлар­ның исемнәре, аларның ничек барлыкка килүе турында язып алынган.

– Географик атамалар — шушы җирләрдә яшәүче халык­лар­ның иң кыйммәтле һәйкәлләре­дер. Чөнки гео­гра­фик атама­лар нинди телдә булуына ка­рап, бу җир­ләргә кайсы мил­ләт ке­шеләре бе­ренче килеп уты­руын күрергә була. Һәр авылның, һәр урам­ның да үз тарихы бар һәм без аны белергә, балаларыбызга сөй­ләп, буыннан-буынга тап­шырып килергә тиешбез, — дип аңлата Раилә Нәгыйм кызы. Электрон карталар авыллар китапханәләрендә сакланачак, дип белдерә ул.

Җитәкче сүзләренә ка­раганда, авыл зиратларында элек җирләнгән кешеләрнең исемлеге дә булдырылачак һәм киләчәктә дә алып барылачак. Кызганычка, Камышлыда элек зират дәфтәре булмаган. Оеш­ма активистлары җир­ләнгән кешеләрнең исем-фами­лия­ләрен язып алып, электрон картотека төзегәннәр. Шундый эшләр Яңа Усман, Дәүләткол авылларында да башкарылган. Кызганычка, кайбер авылларда, зиратлар чистартылмау сә­бәпле, бу эш кыенлаша.

Быел оешма “Туган як” дип аталган зур бәйге уздырган. Төбәкне өйрәнүгә юнәлтелгән бу чарада яше дә, карты да катнашкан.

– Бәйге “Тарихның борынгы чорлары” (1917 елга кадәр), “Хәзерге заман тарихы”, “Нә­сел шәҗәрәләре”, “Як­ташлар”, “Этнография”, “Ту­ган як табигатен өйрәнү”, “Хәр­би тарих” һәм “Камышлы районының топонимикасы” но­ми­нацияләрендә узды. Анда Ка­мышлы авылының “Березка” һәм “Улыбка” балалар бакча­лары сабыйлары һәм район авыллары мәктәпләрендә уку­чы балалар актив катнашты. Моның өчен тәрбиячеләргә, укытучыларга һәм ата-ана­ларга зур рәхмәт.

Жюри әгъзалары күмәк эш­ләрне аерым билгеләп үт­теләр. Мәсәлән, Камышлы мәктәбе укучылары Бөек Ва­тан сугышында катнашкан авыл­дашлары турында бай мәгълүмат туплап, китап бас­тырылып чыккан. Балыклы мәктәбе балалары “Хәрби һәм хезмәт даны” музее буенча проект әзерләгәннәр. Ә Ка­мышлы коррекция мәктәбе укучыларының проекты уку йортының беренче директоры Абдулла Акчурин тормышына, аның хәрби һәм хезмәт ел­ларына багышланган иде.

Өлкән төркем бәйге­челәренең эшләре дә мак­тауга лаек. “Якташлар” номи­на­циясендә I урынны яулаган Нурания Абзалова Сәләй Вагыйзов музей-йорты буенча кызыклы материаллар, хат­ларын тәкъдим итте. Ә Рәфис Гыйззәтов Дәүләткол авылының 70тән артык то­понимнарын язып алган. Зөл­фия Хисаметдинова да Иске Усман авылы топонимнары исемлеген булдыру буенча зур эш башкарган. Алар “Камышлы районы топонимикасы” номи­нациясендә I һәм II урыннарга лаек булдылар.

Бу һәм башка проект­ларыбызны тормышка ашы­руда район башлыгы Ра­фаэль Баһаутдиновның һәм администрациянең ярдәмен тоеп яшибез. Моның өчен җитәкчеләребезгә зур рәхмәт, — дип сөйләде Раилә Сафина.

“Туган як” оешмасы өлкә­нең грант проектларында да катнаша. Киләсе елга да планнары зурдан — Сок ел­гасын чистартып, туристик маршрут ясарга, шулай ук Камышлы янындагы елга буен төзекләндерергә хыялланалар икән. Ике ел дәверендә шундый зур эшләр башкарган оешма­ның бу ниятләре дә тормышка ашыр, дип өметләнәбез һәм милләттәшләребезгә изге эшләрендә уңышлар теләп калабыз.

samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*