tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иделия Америка кешесенә “бәйләнгән”
Иделия Америка кешесенә “бәйләнгән”

Иделия Америка кешесенә “бәйләнгән”

Узган гомер диген! Казан кызы, җырчы Иделиянең АКШта яши башлавына 11 ел булган. Иделия хәтирәләрен барлап, Америкада яши башлагач та, үзе белән булган кызыклы хәл турында сөйләде.

“2009 елның ноябре иде. Америкага килүгә, Митцубиси машинасы алдым. Ул бик пычрак булганга күрә, аны тиз арада юарга кирәк иде. Җирле кешеләрдән сорашып, якындагы автомойкага бардым. Барсам, анда бер егет тырыша-тырыша машина юа. Чират булмауга шундый шатландым! Янына бардым да: “Исәнмесез, машинамны юарга иде”, – дим. Ул: “Hi”, – дип, инглиз телендә ниндидер сүзләр тезде. Ул чакта мин “Hi” сүзеннән кала башка сүзләрне аңламый идем әле. Мин: “Гафу итегез. Мин инглизчә начар сөйләшәм, салмаграк әйтегез әле. Машинамны юа алмассызмы икән?” – дим. Ул һаман нидер аңлата. Инде акчам бар дип тә әйтеп карадым. Ул миңа сәер генә карап торды да: “Юк, минем сезнең машинаны юарга вакытым юк”, – диде инглиз телендә.

Мин берни дә аңламыйча өйгә кайтып киттем. Бу хәлне Америкада яшәүче рус телле дусларыма сөйләгәч, алар бик озак көлде. Аннан соң моның акча түләп, машинаңны үзең юа торган автомойка булуын әйттеләр. Мин андый автомойкалар барлыгын бөтенләй белмәдем. Ул чакта Россиядә андыйлар юк иде.

Кыскасы, бу миңа киләчәктә машинамны юарга үтенеп, кешеләргә бәйләнмәскә менә дигән сабак булды”, – дип бәян иткән Иделия Инстаграм сәхифәсендә.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*